Җирле шагыйрәбез Мария Максимовадан шигъри бүләк
Мәхәббәт һәм тугрылык
Кайдан килә дип сорыйлар
Мәхәббәт һәм тугрылык.
Яратудан башлана ул
Ходай биргән зур байлык
Кечкенә генә очкыннан
Китә бит ул башланып.
Ялкын булып дөрләп китсә,
Йөрәк туймый шатланып.
Мәхәббәт ул ләззәт бирә,
Үтеп керә күңелгә.
Саф күңелле гашыйк кеше
Сайлый ярны гомергә.
Илле ел яшәгән парлар,
Димәк, уртак тел тапкан.
Тормыш гөле, бөреләнеп,
Шау чәчәк булып аткан.
Карурман кебек дөньяда
Адашып калмаганнар.
Тугры булып яшәгәннәр,
Бер-берсен саклаганнар.
Туган нигез
Нигә шулай туган нигез
Сагындыра шул хәтле?
Әти-әниле үскәнгә
Ходаема рәхмәтле.
Бөдрә таллар күл буенда
Мин кайтканга сөенә.
Яшьлегем үтеп киткәнгә
Күңел һаман сөенә.
Туган туфрак, туган нигез
Тарта һаман үзенә.
Гүзәл яшьлек үтеп китте,
Кердем гомер көзенә.
Туган нигез хәтерләтә
Яшьлегемнең елларын.
Хискә бирелгән чакларда,
Чиртә күңел кылларын.
Ишле гаиләле булган
Минем туган нигезем.
Шаклар катып сөйли әни
Калдым, диеп, берүзем.
Туган авыл, туган нигез
Төшләремә еш керә.
Олыгайган саен миңа
Яшәр өчен көч бирә.
Йөрәгең калган боҗрада
Йөрәгең калган боҗрада -
Мәхәббәт уты дөрли.
Синең янда чибәр егет
Күгәрчен сыман гөрли.
Йөрәге калган боҗрада -
Мәхәббәт уты көчле.
Синең йөрәктәге ялкын
Аңар да күчәр төсле.
Йөрәгең калган боҗрада -
Чыгарга юл эзлидер.
Синең өзелеп яратканны
Егеткәең сизмидер.
Искә алам
Авылыбызга терәлеп үк
Ага Мишә елгасы.
Мишә суын эчеп үстем,
Һич юк аны онытасы.
Сызылып аткан таңнарны да,
Сылу бөдрә талларны,
Кабат-кабат искә алам,
Чәчәкле болыннарны.
Моңлы итеп былбыл сайрый,
Күңел кылларын чиртеп.
Тылсымлы әйткән сүзеңне
Колакка куйдым киртеп.
Тирә-юньгә карап торам -
Дөнья матур гаҗәеп.
Сызылып аткан таңнары да
Тора колачын җәеп.
Пескәем минем батыр
Аклы, каралы, сарылы -
Бик тә матур песием.
Нәни бала сыман үзе -
Уйнамыйча нишлимен.
Эштән кайткач, каршы ала,
Аякка сырпалана,
Алдыма килеп утыргач,
Мыр-мыр килеп назлана.
Кайвакытта, кузгалмыйча,
Посып күзәтеп торам.
Күсе өстенә сикергәч,
Куркуымнан кычкырам.
Күсе, тычканнан курыкмый -
Пескәем минем батыр.
Минем мактаганны көтеп,
Мыр-мыр килеп, ул ятыр.
Минем чуар пескәем, син
Өйгә бәхет китердең.
Каралты тирәсендәге
Тычканнарны бетердең.
Карбыз яратам
Бакчама карбыз утырттым
Быел мин бик күп итеп.
Өлгерер өчен су сиптем,
Түземсезләнеп көтеп.
Җәйнең кызулыгы быел
Башка елдан уздырды.
Аяк басарга урын юк -
Карбызларым котырды.
Кечкенә булса да, алар
Тәгәрәшеп үстеләр.
Кайчан чират җитер диеп,
Өзгәнемне көттеләр.
Көне буе карбыз ашыйм,
Кирәк түгел чәе дә.
Хәтеремә сеңеп калыр,
Онытылмаслык җәе дә.
Кечкенә булса да баллы,
Нигә зур булып үсми?
Ашамый торырга аны
Минем күңелем түзми.
Туйдырмый икән ул карбыз,
Мин аны бик яратам.
Ашап бетереп булмагач,
Күчтәнәчкә таратам.
Тиз үзгәрүчән
Йөзе бик тиз үзгәрүчән -
Күләгәле, кояшлы.
Кәефен дә белеп булмый -
Күңеле, бозлы, ташлы.
Йөзе бик тиз үзгәрүчән -
Болытлы һәм яңгырлы,
Тик кайвакыт булып ала
Өшеткеч бозлы, карлы.
Йөзе бик тиз үзгәрүчән -
Хамелеонга ошаган.
Чырае сытылган, абау,
Әллә лимон ашаган.
Йөзе бик тиз үзгәрүчән
Тиктормас, сөйләшүчән.
Бәхәсләшә бер дә юкка,
Үзе бик тиз үпкәләүчән
Йөзе бик тә үзгәрүчән
Юкка холыксызлана.
Кисәк-кисәк туйдыра ул
Сагыз сыман сылана.
Йөзе бик тиз үзгәрүчән
Бер елмая, бер кырыс.
Начар гадәтеңне оныт,
Үзгәрергә син тырыш.
Заманалар үзгәрде
Әй, үзгәрде заманалар,
Юкка исең китмәсен.
Яшә үз тормышың белән,
Ахыр заман җитмәсен.
Якты дөньяга килү ул
Санала зур бәхеткә.
Кайберәүләр чыдый алмый
Ходай биргән рәхәткә.
Аек акыл бирсен Ходай,
Хәрәмгә син кызыкма.
Җир йөзендә яшәгәндә
Гаделлекне онытма.
Бай байлыгына кызыкма,
Хәрәм килгән ул байлык.
Ходаем, ташлама мине -
Озын гомер, бир саулык.
Саекты, суы кипте
Күлләр - гасыр истәлеге,
Кирәк аны сакларга.
Бала чакны хәтерләтә,
Кайтсам туган якларга.
Ташудан соң түгәрәк күл
Мөлдерәп ,тулып кала.
Җәй айларында саегып,
Безне борчуга сала.
Авылымда түгәрәк күл
Саекты, суы кипте.
Минем йөрәгем ярсудан
Сыкрап, ярсып типте.
Таллар, камышлар моңаеп,
Яңгыр яуганны көтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа