Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Кәгазь, каләм алып кулга, Хисләр сибәм шигъри юлга

Әбиләр чуагы

Вакыт агышын борырлык

Көч бар икән бу җәйдә:

Якты нурларга төренгән

Яфрактан сары җәймә;

Күкләр аяз, бер болыт юк,

Тызым сарыла йөзгә;

Җылы, рәхәт тәнгә, җанга,

Назы да аның үзгә.

Үзгә аның кадере дә -

Һәр мизгелен хәтерләп,

Саклыйсы килә күңелдә

Ел буена кадерләп.

Моңлы көз

Бу - көзләрнең иң сагышлы мәле:

Күкләр әнә "яшьтән" арына,

Ә томаннар болыннарга түгел

Гүя безнең җанга сарыла.

Җирдә сулар, суда болыт йөзә,

Сирәк кенә кояш чагыла.

Ачы җилдә өзелә дә яфрак

Үткәннәргә таба агыла.

Иренеп кенә күктән карлар төшә,

Ул карларның гомере әй кыска,

Күп эрерләр әле ул ак карлар -

Ерак әле, ерак чын кышка.

Кояш качкан болытлар артына,

Ай күргән юк айлар буена.

Төннәр кара, чыгасы да килми,

Күңел өйдә җылыга сыена.

...Бу көзләрнең иң сагышлы мәле,

Өмет белән яши күңелләр:

Явар карлар җирне акка күмеп,

Бу моңсулык күпкә түгел лә.

Сиземләү

Вакыт инде язга карый,

Агып шулай бер көйгә.

Якты күздә эшкә барам,

Яктыда кайтам өйгә.

Инде карлар челтәрләнә,

Боз-сөңгеләр инде үсә.

Тамчы җырын башлый әнә,
Кояш нурын әгәр күрсә.

Тоташ соры болыт күктә

Ешрак ертыла инде.

Кояш нурына назланып,

Чыпчыклар юлда йөрде.

Җиһандагы үзгәрешкә

Әй, күңел сизгер инде:

Язларга ерак булса да,

Никтер шатланып йөрде.

Балачакны сагыну

Сагындыра Түбән болын,

Бик еш төшемә керә,

Балачакка кайтып кабат,

Бәбкә көтәсем килә.

Озын чыбык очларына

Ак тасма бәйләп куеп,

Үткәрер идем көнемне

Кашлардан казлар куып.

Шук кычыткан өсләреннән

Сикереп уйнар идем.

Күз эленгәнче болында

Шашып туп куар идем.

Риза-бәхил, җәем үтсә

Кырда ухалла тартып.

Алабута, билчәннәрен

Искә алам яратып.

И-и-и, ул Мишә суларында

Йөзүләр колач салып,

Көне буе утырулар

Ярында кармак салып!

Сабантуйлар үзгә иде,

Бәйрәмнәре күңелле:

Яңа чалбар, күлмәкләре

Иркәлиләр күңелне,

Ә өстәлдә күпме ризык -

Күмәч, бөккән, кабартма,

Пәрәмәч, шишара, коймак... -

Искә төшеп саргайтма...

Кышлар җитсә, чаңгы киеп,

Тауларны иңли идек.

Шашынып хоккей уйныйбыз,

Аруны белми идек.

Ә язларын йөгерек суда

"Көймәләр" дулкын яра.

Тау кашына, уйнарга дип,

Сибелә бала-чага.

Уеннары нинди матур -

"Чылбыр өзеш", "Назабыз".

Өсләреннән сикерергә

Аннан учак ягабыз...

...Балачагым - баллы чагым

Төшемә бик еш керә.

Сукмагыннан яланаяк

Йөгереп үтәсем килә.

Сагынудан илһам туа

Сәер халәт, сәер гамәл:

Каләм, кәгазь алып кулга,

Хисләремне сибәм менә

Кинәт туган шигъри юлга.

Йөгереп кенә узды әнә

Ухаллалы бала чагым.

Рәхәтләнеп тартыр идем,

Бала чагым кайтса тагын.

Ул юлларда - бар җиһанга

Үзедәй зур сөю хисе,

Язмышларның безгә биргән

Сөю тулы сихри киче.

Ташкын булып ургый анда

Сиңа бәйле хәтер-сагыш.

Битәрләнә мескен җаным:

Бу кавышмау - булган ялгыш.

Яшьлегемнең зәңгәр күге,

Күкләрендә - тургай моңы;

Безнең сөю җырын саклый

Тау астында чишмә чыңы.

...Сәер халәт, сәер гамәл:

Каләм, кәгазь алып кулга,

Сагынудан туган сагыш

Сарыладыр шигъри юлга.

* * *

Оныткансың, үпкәләмим,

Үкенеп тә юк файда:

Акты язлар, үтте кышлар,

Сөю кайда, без кайда?

Үткәнебез - чиксез дәрья,

Икебез ике ярда.

Җилкәннәргә җилләр исми,

Син кайда да мин кайда.

Үксеп елап йөгерсәк тә

Зәңгәр офыкка таба,

Артларында яшьлек көтмәс,

Яшьлек үткәндә кала.

Үткәндә калган сөю дә,

Күңелдә сызлый яра.

Онытып яшәү җиңелдер,

Онытмый яшәп кара.

***

Иртә яуды әле карлар,

Кышлар бик иртә килде.

Яфрак җәен җыйган серен

Ничекләр сөйләр инде?

* * *

Онытсаң - сөюгә хыянәт,

Хатирә - җаннарны битәрли.

Ике ут арасы - газаплы,

Ут йотып яшәүләр бетәрме?

Күз йомам: биешә яфраклар

Сөюне "урлаган" көзләрдә.

Икебез югалткан мәхәббәт,

Әйт, кайсы йолдыздан эзләргә?

...Аклыкка төренгән чиксез кыр,

Еракта мескен бер ут яна,

Ялкынлап дөрләсен, әйдә бер

Хис булып сибелик без аңа.

Гүзәллектән күңел тула

Көмеш сарган бар дөньяны,

Кунган агач, чирәмгә.

Карлар итеп яудырамын

Кулым белән тиям дә.

Җилләр килеп, назлап кына

Каеннарга кагыла.

Коела да көмеш сафлык

Керфегеңә сарыла.

- Әйт, нәрсәдән күңелең тулды, -

Күзләреңнән яшь тама.

- Юк, еламыйм, бәсләр шулай

Эреп, бит буйлап ага.

***

Сары көздән ак кышларга

Күчүе бик тиз икән:

Боек көзгә нокта куеп,

Ак карлар яву җиткән.

Чикмәнле бәрәңге

Өстәл тулы затлы ризык,

Карап, күзләр камаша,

Ит ашлары, җиләк-җимеш, -

Теләгәнең ал, аша.

Шунда чикмәнле бәрәңге,

Пешерелгән салатка.

Күзем төште, күңел тулды,

Уй кайтты балачакка.

Иртә яз, җирләр арчылган,

Балалар чыр-чу килә.

Кемнәрдер куышлы уйный,

Кемдер карда йөгерә.

Ерак түгел учак дөрли,

Безгә җылы өләшә,

Көленә бәрәңге күмдек -

Көлдә бәрәңге пешә.

Тәмле булырга охшаган -

Борыннарга ис керә,

Үзе кайнар, ут шикелле,

Учтан учка "сикерә".

Ирен, телләрне пешерә -

Ашыйбыз өрә-өрә,

Тәменнән җаннарга рәхәт,

Тәнгә җылы йөгерә.

...Кайчак өйдә пешерәләр;

Табында барча бала,

Сөт белән бәрәңге ашый,

Ипи капкалап ала.

Ә кайчакта балык белән

Бик яратып ашала.

Чикмәнле бәрәңге ашап

Үсте ничаклы бала.

Өстәлләрдә затлы ризык,

Нигә еш искә төшә:

Иртә язда учак яна,

Көлдә бәрәңге пешә.

Һәр мизгелнең кадерен белик

Җиһанга көн бүләк иткән

Алсу таңның гүзәллеген,

Инде башка кабатланмас

Мизгелләрнең үзгәлеген

Аңлау өчен, ни кызганыч,

Гомер үтү кирәк булган,

Җан үкенеч белән тулган.

Чәчәкләрне, үләннәрне

Төн буена чыклар үпкән.

Мең кат күреп, бер сокланмый

Көннәр аккан, гомер үткән.

Гүзәллекне аңлау өчен

Олыгаю кирәк булган -

Җан үкенеч белән тулган.

Күзен ачар бу бөреләр

Никадәрле куәт җыйган,

Җаннарына яз, кояшка

Гаять олы сөю сыйган.

Могҗиза бит! Аңлау өчен

Олыгаю кирәк булган,

Җан үкенеч белән тулган.

Яшел шәлен яба каен,

Ә алмагач акны кигән.

Хисләр ташый, хисләр ярсый -

Җиһанга бит язлар иңгән!

Шашынып сөю нинди бәхет!

Аңлау өчен

Олыгаю кирәк булган,

Җан үкенеч белән тулган.

Чыклы үлән өсләрендә

Парлы ярлар эзе калган.

Бер уйласаң, бәхет үзе

Үләннәргә эзен салган.

Бу мизгелнең гүзәллеген

Аңлау өчен

Олыгаю кирәк булган -

Җан үкенеч белән тулган.

Тимер бәдән, көч-дәрт уйный,

Тау күчерер куәт биргән.

Үткән гомер - моң-зар түгеп,

Җылы бирми учак сүнгән.

Олы эшләр көткән җиһан,

Аңлау өчен

Олыгаю кирәк булган,

Җан үкенеч белән тулган.

Бу яшәүнең һәр мизгеле -

Ходай биргән олы бүләк.

Кадерен белеп һәр мизгелнең,

Мәгънә белән яшәү кирәк.

Бәллүр әсирлек

Исте җилләр, салкын җилләр,

Өелеп килде болыт.

Тамчы кунды яфракларга

Су түгел бәллүр булып.

Бозланды капка, коймалар,

Бозланды агач-куак.

Ява яңгыр, исә җилләр -

Яфраклар кала чыңлап.

Бер карасаң, җанга рәхәт:

Җил исә - яфрак чыңлый.

Күңел әнә әсирләнеп

Сихерле тавыш тыңлый.

Күз назлана: нинди хозур -

Бөтен дөнья бәллүр кигән.

Иртә кышлар түбәләргә

Кадәр бәллүр "сөңге" элгән.

Җанга әнә ничек рәхәт:

Җил исә - яфрак чыңлый,

Хәтта җиһан әсирләнеп,

Сихерле тавыш тыңлый.

...Бәллүр моңда ник шомлану

Ишетә минем йөрәк:

"Бәллүр әсирлектә дөнья,

Коткарыгызчы тизрәк."

Шагыйрь төне

Яңа шигырь менә дөнья күрде,

Шигъри юллар туды дөньяга.

Һәр сүзеннән йөрәк, күңелләргә

Сафлык ага, моңлы хис ага.

Дәва булып иңәр якты хисләр

Яраланган мескен җаннарга;

Пыскыган җан аннан очкын алыр

Ялкынланып, дөрләп янарга.

Яңа шигырь саркыды күңелдән

Йокы качкан озын төннәрдә.

Шагыйрь күңелен нинди уйлар борчый,

Гашыйк булган шагыйрь кемнәргә?

Ни әрнеткән шулай шагыйрь җанын,

Кайдан нәфрәт шигъри юлларда?

Әллә заман, әллә түбән җаннар

Мәҗбүр итә ләгънәт юлларга?

Мәхәббәт, сафлыкка дан җырлап,

Укып ләгънәт җәбер-золымга,

Яши шулай шагыйрь, дөнья сафлап,

Без үтәсе тормыш юлында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса