Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Көтәр кешең булса...

    Питрәч районы Шәле авылыннан Язилә Абдрәхимованың "Көтәр кешең булса..." хикәясе

    "Дөнья куласа, гел басмаса да, бер баса " диләр. Шулай ахры... Гомер иткән ирең сине күрми-белми, синең белән исәпләшми башласа, башыңа авыру төшсә, хәлләр хөртиләнә икән шул...

    Хәдичә төнге сәгать икегә кадәр ирен - Кодрәтен көтте. Ниһаять, ишек тишегендә ачкычның чылтыр-мылтыр килгән тавышы ишетелде. Ир дигән кеше әкрен генә керде, чишенде. Кухняда ут яна - димәк, хатыны аны көтә.

    - Кайттыңмы? Песи адымнары белән генә атлап кермә, курыкмыйча кер. Үз фатирың бит... Әйдә, ашап ал...

    - Төнге икедә нинди ашау инде ул! - ачу белән җавап кайтарган ир йокы бүлмәсенә кереп китте. Хатынының көннең, төннең кайсы вакыты булуына карамастан, һәрвакыт йокламыйча көтеп алуы Кодрәтне чыгырдан чыгара.

    - Мин соң кайтам, көтеп утырма, йокла, - дисә дә, Хәдичә көтә:

    - Көтәр кешең булса, көтәсең инде, - ди.

    Кодрәт аның үзгәрүенә шакката. Элек башкачарак каршы ала, сораулары да бүтәнрәк иде:

    - Кайда йөрдең? Сөяркә таптың ахры? Чибәрме? Аны бик яратасыңмы? Кайда эшли? - һәм башка шундыерак сораулар. Ә хәзер - Кодрәт үзе әйтмешли, "прәме аптыраш".

    ... Хәдичә йөрәгенең кайсы якта икәнен белми яшәде. Соңгы вакытларда үлек җыйган сызлавык кебек сулкылдавы, ара-тирә чәнчеп-чәнчеп алулары, еш-еш тибүләре эчен пошыра башлады. Хатын хастаханәгә юл тотты. Кан анализы ясадылар, кан басымын үлчәделәр, йөрәген тыңладылар, яздырып та алдылар - кыскасы, төрле яклап тикшерделәр, тикшерделәр дә - кенәгәгә "ИБС" дип яздылар. Моңа кадәр бер генә мәртәбә дә авырып карамаган ханым куркуга төште. Исеме дә хәтәр, нинди авырту икән? Табибәдән сорашты:

    - ИБС - русча әйтсәк, ишемическая болезнь сердца. Гади итеп аңлатсак, йөрәк тамырлары тарая, тозлар утыра, төерләр - бляшкалар барлыкка килә. Йөрәкне тукландырырга, дәваларга кирәк. Дәваланмасаң, инфаркт булырга мөмкин.

    Хәдичәнең башында бер уй баш калкытты һәм һич тынгылык бирмәде: инфаркт була да үлә икән. Үзенчә нәтиҗә ясады: иремә кирәкмәгән сораулар бирмәскә, аны тәрбияләргә; соң кайтса да дәшмәскә, сабыр гына көтеп утырырга; мин үлгәч, сагынып искә алсын. Хатынның дөньяда гаме калмады: бүген үләм, иртәгә үләм, дип яши башлады; җыйнаксызланды; йөзе-битен җыерчык басты, ә авыруы турында беркемгә дә әйтмәде, яшерде, эчтән генә янды-көйде. Кодрәт хатынындагы үзгәрешләрне сизеп, күреп, сөйләшергә-аңлашырга теләде - файдасыз. Үзе янында эшләүче бер ханым белән күбрәк аралаша башлады, кичләрен, тора-бара төннәрен дә аның белән үткәрә башлады. Ә Хәдичәнең бу хәлгә һич тә исе китмәде кебек: көтәр кешем бар, дип, көтте дә көтте. Ир дә үзенчә нәтиҗә ясады: утыз елдан артык бергә яшәгән хәләлең синең кайда нишләп йөрүең белән кызыксынмагач, елмаеп-балкып каршы алмагач, хәл-әхвәлеңне сорашмагач, рәхәтләнеп сөйләшмәгәч, барлык ихтирам-хөрмәт дигәне ашау-эчү әзерләүгә кайтып калгач, ни эшләргә инде?!

    ...Яз. Табигатьнең күзгә күренеп уянуы, үзгәрүе күңелне дәртләндерә, ашкындыра. Төннәрен салкын булса да, көндез кояш нурларының җылысын тоясың. Хәдичә киеме аша үткән кояш җылысына изрәп-иркәләнеп урам буйлап әкрен генә атлый. Кая бара - үзе дә белми. Кичә кич Кодрәте аны бик хурландырды.

    - Көзгегә караганың бармы? Нинди кыяфәттә син? Җитмеш-сиксән яшьлек карчыкка-әбигә әйләндең бит инде! Мескен син!

    Үләсе кешегә көзгегә карау нигә кирәк?! Көзгедән кыяфәтен карамаган дип, җир кабул итмәсмени аны? Шундый уйлар белән атлады да атлады.

    Очраклы очрашу

    - Нихәл, авылдаш? - дип, кемнеңдер дәшүенә, кочаклап алуына Хәдичә сискәнеп-чәчрәп китте. И-и-и, карасана, авылдашы, хәтта классташы Газимә икән ләбаса! Укыган чаклардагы кебек йөзе кояштай балкып тора, иреннәрендә - елмаю. Казан урамында нишләп йөреше икән моның? Авылда яшиләр иде бит. Сораулы-гаҗәпләнүле күзләре белән ул Газимәгә төбәлде. Газимә урамны тутырып-яңгыратып көлеп җибәрде:

    - Ник бу кадәр гаҗәпләндең? Авыл хатыны нишләп йөри дисеңме? Мин дә шәһәр кешесе хәзер. Биш ел элек Казанга килеп төпләндек. Кара әле, Хәдичә җаным, бик боек син, берәр хәсрәтең бармы әллә? Газимә сабакташының картаеп, бөрешеп бетерешкәнен күрсә дә, йөзенә бәреп: "Картайгансың," - дип әйтә алмады. Ханымнар гаилә хәлләрен сорашкач, Газимә бер йортка төртеп күрсәтте:

    - Минем шунда килеш иде, әйдә, - дип, авылдашын җитәкләп алып кереп китте. Хәдичә "Салон красоты" дигән язуны күреп калды. Салонда Газимә, "дилбегә"не үз кулына алып, Хәдичәне кәнәфигә утыртты да янында басып торган кызга ниләр эшләргә кирәклеген аңлатты. Хәдичә ул әйткән сүзләрнең күбесен аңламады да: һәр һөнәрнең үз сүзләре-терминнары бар шул, ә аның матурлык артыннан куганы булмады, Ходай биргәненә риза иде. Хәзер... хәзер авыру, үләргә торган кешегә матурлык, бизәнү шайтаныма кирәкме? Шулай да ул Газимә әмеренә буйсынды. Салондагы чибәр кыз аның чәчләрен тарады, таратты, үргәндәй-сүткәндәй итте, битләрен сыйпады, йомшак кына чәбәкләде. Хәдичә, күзләрен йомып, наз-иркәләнү-ләззәт дулкыннарында йокымсырады, йөзде. Карашы көзгегә төште: йөзе нур чәчеп торган ханым белән күзләре очрашты. Әстәгъфируллаһи! Үзе түгелме соң бу?

    - Киттек, - дигәнне ишетеп, ул сикереп торды. Газимә аны җитәкләп салоннан алып чыкты да тагын каядыр алып керде. Исенә-хушына караганда кафе булырга тиеш. Әйе, кафе икән. Түрдәрәк буш өстәл күреп, ханымнар шунда юнәлделәр.

    - Я, сөйлә, ник болай боектың? Нинди хәсрәтең бар?

    Газимәнең катгый тавыш белән соравы Хәдичәнең йөрәк ярасына тоз сипкәндәй булды. Ике ел буе берәүгә сөйләнмәгән сере чишмә улагына куелган чиләктән ташыган су сыман ага башлады.

    - Мин авырыйм, Газимә җаныем. Бүген, иртәгә үләм дип кенә йөрим. Тирә-юнемдәге бер генә әйбер дә күземә күренми. Иремнең сөяркәсе бар, кайбер төннәрдә кунарга да кайтмый - аңа да исем китми. Дөньяда гамем юк. Кайсы вакытта кайтса да, көтеп алам. Көтәр кешемнең булуы гына мине яшәтә бугай... Авыруым турында әйтеп, иремне борчыйсым килми. Бик яратам мин аны... Беренче һәм соңгы мәхәббәтем ул минем... "Дөнья куласа, гел басмаса да, бер баса," - диләрме әле картлар?.. Мине авыру басты...

    - Нинди авыру соң синдә?

    - ИБС...

    Хәдичәнең җавабын ишеткәч, Газимә, башкалар ишетмәсен дигәндәй, авызын уң кулы белән каплап, иңбашларын селкетә-селкетә, авылдашына карап көлде. Аннары бик җитдиләнде:

    - Мине тыңла хәзер, - дип сүзен башлады. - Без - авылдашлар, бер-беребезнең тормышын әзме-күпме беләбез. Соңгы елларда гына аралашу бетте. Әти безне ташлап китте. "Атасыз баланың таянган тавы булмас" диләр. Әйе, таяныр терәк калмады. Әни икенче иргә кияүгә чыкты. Миңа унике яшь: озын муен, такта кебек буй-сын, кигән күлмәгем себерке сабына элеп куйган чүпрәкмени, тегеннән-моннан тырпаеп чыгып торган чәчләр - кыскасы, кешеләрнең төшләренә кереп, куркытырлык, сөйкемсез-шыксыз кыз... Сигезенче-тугызынчы классларда укыганда, түгәрәкләнеп, җыйнакланып киттем. Миңа егетләр күз төшергәли, озаткалый башладылар. Булачак ирем Сафуан да. Егетләр генә түгел...Үги әти дә... Җәйге көннәрнең берсе. Әни фермага кичке савымга китте. Җырлый-мырлый өйдә ниләрдер эшләп йөрим. Үги әти дә өйдә, телевизор каршында утыра, башын бора-бора мине күзәтүен сизәм. Тәрәзә төбендәге гөлләрнең сары, шиңгән яфракларын җыеп алыйм дип, яныннан үтеп барганда, мине тотып алды бу. Кысып кочаклады. Ычкынырга тырышам. Булмый. Сугышабыз. Күлмәгемнең итәге, күкрәк турысы ертылды. Кулларыннан ычкынып булмый, бик көчле. Башым моның иңбашы турысында. Ничек башыма килгәндер, бөтен көчемә умырып-умырып тешләргә ябыштым. Хәтта авызымда кан тәмен тойдым. Ычкындым. Кая барырга? Ишеккә таба барсам, тотып алачак: ишек турысына баскан. Йөгереп барып, тәрәзәгә типтем, рамы-ние белән коелып-ватылып төште - чыгып качтым. Күрше Сабира апайларга кереп егылдым, аңымны җуйганмын. Шәфкать туташы уколлар кадагач, күземне ачтым. Шушы хәлдән соң мин курка торганга әйләндем. Бигрәк тә ир затларыннан... Әни булганда гына өйдә тордым. Калган вакытым Сабира апайларда үтә иде. "Ятим ярасының ямавы өстендә" диләр. Куркулы көннәрне җиңә-җиңә, урта мәктәпне тәмамладым. Казанда чәчтарашлар-парикмахерлар әзерли торган курсларда укырга теләгем бар иде. Белешмәләр җыя башладым. Табибә апаң "ИБС" дип язылган белешмә тоттырмасынмы? Унҗиде яшемнән ИБС белән "яшим." Хәзер безгә илле дүртме? Исәпләп карыйк әле: илле дүрттән унҗидене алгач, күпме кала? Утыз җидеме? "Үләм" дигән уйның башыма да килгәне юк, бәгырем. Һәр туган таңга, һәр кешегә җылы нурларын тигез сипкән кояшка, сау-сәламәт үскән ике балама һәм газиз иремә карап, сөенеп-куанып яшәдем, яшим. Курыкма, син дә үлмисең, үз-үзеңне карап, күңелеңне күтәреп-рухландырып торсаң, йөзгә кадәр "тартасың." Бүген кайткач, көзгегә кара әле: салонда бер тапкыр гына "матурлануга," чип-чибәр ханымгә әйләндең бит! Син үзеңне үзең кабергә тыгып куйгансың лабаса! Канатлары сынган кош оча аламы? Юк, әлбәттә. Син шундый кош хәлендә: канатларыңны үзең каерып сындыргансың. Үләргә җыенучы хатын янында яшәүләре ирләргә кызык дисеңме; әлбәттә, алар сөяркә табалар, үз күңелләрен күреп яшиләр. Ирең белән киңәш тә, берәр шифаханәгә барып кайт. Мин өч ел рәттән Кисловодскида булдым. Шифасы тиде. Синең вакыт ягы ничек? Иртәгә тагын очраша алабызмы? Мин көн саен өч-дүрт тукталыш арасын җәяү үтәм.

    - Мин ике көн эшлим, ике көн ял итәм, - диде Хәдичә. - Иртәгә - өйдә булам.

    - Алайса, бүгенге кебек йөрергә чык. Очрашырбыз... Сиңа сөйлисе сүзләрем калды әле...

    Икенче очрашу

    Язгы җил, үзенә кояш нурларын ияртеп, урамда йөргән кешеләрнең битләреннән, иңнәреннән сыйпады, иркәләде, йөзләренә алсу-кызыл төс, иреннәренә елмаю иңдерде. Газимә белән Хәдичә өч тукталыш арасын үткәч, бер-берсенең кыяфәтенә карап кычкырып көлеп җибәрделәр: битләр менә-менә өзелеп төшәм дип торган, кып-кызыл алмамыни! Баш киемен санга сукмыйча, тәртипсез чыгып, чәбәләнеп беткән чәчләр! Күзләр ялт-йолт киләләр. Кыяфәт менә шундый, тик аякларның гына алга атларлык хәле калмаган.

    - Безгә кереп чәй эчеп алыйк. Сөйләшеп тә утырырбыз, - диде Газимә, еш-еш тын алып. - Мин ә-әнә теге биш катлы йортта яшим. Бишенче катында... - дигәч, тагын сабый балалар сыман көлделәр. Бу көлү бишенче катка ничекләр генә менеп җитәрбез дигәнне аңлата иде - биш катлы йортларда лифт юк бит!

    Афәрин, ханымнар фатирга кайтып җитү-керү бәхетенә ирештеләр. Җәяү йөрү аларга ару-талулар белән бергә күңел көрлеген-күтәренкелеген, тормыш гамен, яшәү ямен тоюны да өстәгән иде.

    Шулай хәл җыеп ятканда, күзләрен яртылаш йомган Хәдичә каршында сәер күренеш пәйда булды: өнме соң бу, әллә төшме!? Өс-башын алыштырырга җыенган Газимә башыннан нидер алып ташлагандай булды. Әстәгъфируллаһи! Ханымның башы - тап-такыр! Бер генә чәч бөртеге дә юк! Йа Раббым, нинди хәл бу!? Хәдичәнең күзләре зу-ур булып ачылды, сикереп торды, авызын ачып, Газимәгә карап, таш сыман катып калды. Ә Газимә... Газимә башына яулык бәйләде дә, көлә-көлә, кунагын диванга утыртты.

    - Бик гаҗәпләндеңме? Куркып та киттең бугай...Әйдә, чәй эчә-эчә ял итеп, сөйләшеп утырыйк әле...

    Хәдичә күргәненнән, башына килгән уйларыннан айный алмады: кара әле син аны, шул хәлендә дә кете-кете көлеп тора бит, әйтерсең, шатлык-куанычының иге-чиге юк!

    - Кичә очраклы гына очрашуыбызга мин бик шатландым, - дип сүзен башлады хуҗабикә, өстәлгә тәм-томнар тезә-тезә. - Чит-ят җирдә авылдашыңны очрату бәхет икән ул. Күңелеңдә сыкрап-елап яткан, иркенлеккә чыгарга теләгән сер-хисләреңне сөйләрдәй кешең табылуы сөендерә. Сагыш-хәсрәтләремне сөйләргә яратмасам да, бүген "чишелеп-таралып" китәрмен ахры.... Беләсең инде, Сафуан гомере буе авылда электрик булып эшләде. Колхоз таралды, эш бетте, ә көн саен ашарга, эчәргә, ватылган-җимерелгәнне төзәтергә кирәк. Мин - чәчтараш, аена ике-өч кеше килсә - килә, килмәсә - юк. Авыл бит... Почта йортына идән юучы булып урнаштым. Берничә ай эшләгәч, почта башлыгы хезмәт хакымның яртыга гына калуын һәм... бу эшне үзе башкарачагын әйтте. Киңәштек тә шәһәргә күчәргә булдык. Йорт-җирне, өйдәге җиһазларны саттык. Гомерең буе бөртекләп тапкан малың, акчага күчереп, исәпләп булмый торган хезмәтең бик кызганыч икән. Казанда менә шушы ике бүлмәле фатирны алдык, әҗәткә баттык. Сафуан эшкә урнашты. Мин кичә синең белән кергән салонда чәчтараш булып эшли башладым. Тормышыбыз көйләнеп, бер эзгә салынып, тигез юлдан бара башлаган сыман иде... Сафуан электр баганасы башына менгәч, черек багана белән бергә ауган. Хастаханәдә өч көн аңына килә алмыйча, безне калдырып китеп барды җанкисәгем... Мин ялгыз... Көтәр газиз кешем юк... "Юк" дип әйтү бик үк дөрес булмас... Кызым белән улым бар, икесе дә гаиләле, аларның үз тормышлары, үз көннәре... Рәхмәт яусын, киләләр, хәлемне беләләр. Күңелсез, хәсрәтле үткәннәрем турында сөйләп, сине хафага салдым бугай... Кая әле, суынган чәеңне түгеп, кайнарын ясыйк. Ризыкларны аша инде, авызыңа бер тәгам капмыйча утырасың бит, бәгырем... Әйтә башлагач, әйтеп бетерим инде. Бала вакытта күргәннәр, үги әтинең кылга сыймас кыланышлары, әнинең кырын караулары, ирең белән бер дәрәҗәдә тормыш дилбегәсен көчәнеп тартулар, ялгызлык - болар эзсез узмаганнар, сәламәтлегемә әйбәт тамга-мөһер суктылар. Хәлсезләнәм, ятам, эшкә көчкә генә барып кайтам. Хастаханәләр юлын таптый торгач, онкологик авыру таптылар. Үпкәдә... Эштән киттем. "Инвалид" дигән яңа исем белән яшәп ятам. Химия терапиясе алдым. Чәчләр юклыгы - шуның нәтиҗәсе. Парик киеп йөрим. Менә, бәгырем, минем хәлләр шулай...

    - Кичә сине күргәч, Газимәкәем, ихластан көлүеңне ишеткәч, синнән чын-чынлап көнләшеп куйдым. Вәт, мин әйтәм, минем кебек авыру түгел, сау-сәламәт, тормыш камыты кысмаган моны, тамчы кадәр дә сагыш-хәсрәте юк, шатлыктан авызын да җыя алмый - куәтле аккан чишмә тавышы чыгарып, кеткелдәп көлеп кенә тора, дим, валлаһи! Матурлык салонына кергәч, вәт, мин әйтәм, моның Сафуаны акчаны көрәк белән генә түгел, бульдозер белән көрәп аладыр ахрысы, дип, үземчә нәтиҗә ясап куйдым. Бактың исә... сагыш-хәрәтләрең шәттин ашкан икән, җаныем...

    - Матурлык салонына матурлык эстәп бармыйм: аркам-җилкәм бик сызлый, хезмәттәшләрем чиратлашып, җайлап кына массаж ясыйлар; минем күңелем булсын диптер инде, битемне дә "сыпырып" куялар. Матурайталар, янәсе... Мең-мең рәхмәт, алар белән аралашып кайткач, күңел үсеп китә, һаваларда, канат кагып, җилпенеп очардай булам. Ә көлү... көлү - елауның кардәше, диләр. Сафуан үлгәч, бик еладым: караңгы базда калгандай булдым, сүндем-сүрелдем, тирә-ягымны, әйтерсең, куе томан каплады, үзем генә яши алмам кебек тоелды. Тора-бара караңгылык арасыннан сүрән генә яктылык күренгәли башлады. Һәр сәгатеңә, көнеңә, кул-аякларың хәрәкәтләнүенә, җир йөзендә булуыңа куанып яшәргә кирәклеген аңладым. Кара уйлардан арыну өчен кешеләр арасында булырга тырышам. Үлем турында уйламыйм. Беребез дә мәңгелек түгел. Ярар, күңелсез хәлләр турында күп сөйләштек, җитеп торсын. Иртәгә без синең белән театрга барабыз. Билетлар алынган. Тагын бер тапкыр Әлмәндәр бабаңны күреп, ыштанындагы ямауларны санап, кәефләребезне күтәреп кайтыйк әле.

    Хәдичә, арып-талып, фатирына кайтып керде дә кухня өстәлендә иренә язу калдырып, тирән йокыга талды.

    Кодрәт кухняда ут булмавына, хатынының каршы алмавына, ашарга пешмәвенә бик гаҗәпләнде. "Мине уятма" дигән язуны укыгач, иңбашларын сикертеп куйды. Аяк очларына гына басып, йокы бүлмәсенә узды: Хәдичәсе җәелеп-таралып йоклап ята. Ир залдагы диванга "кунаклады." Икенче көнне тагын язуга тап булды: "Мин - театрда, соң кайтам." Язулар көн үткән саен арта бит! "Мине көтеп торма, үзең генә аша." "Мин соңрак кайтам." Хатынын күреп сөйләшер өчен, Кодрәт төшке ашка кайта башлады. Хәләле белән бер ни дә булмагандай, гөрләшеп, сөйләшеп утыралар. Хәдичәсенә сиздерми генә, карап-карап алгалый: яшәреп киткәндәйме соң? Битендәге җыерчыклары да әзәйгән түгелме? Миңа ачу итеп, хатын да сөяркә таптымы икән әллә? дип уйлап куюга, йөрәге күкрәк сөякләрен бәреп-сындырып чыгарлык булып, дөп-дөп тибәргә тотынды.

    Соңгы очрашу

    Көннәрдән бер көнне Кодрәт эшкә бармады: хатынын күзәтергә булды, хәйлә корды - авырый, янәсе... Көзге каршына утырып, Хәдичәсе бизәнә-төзәтенә башлады. Менә сиңа мә! Гомер булмаган хәл! Чәчләрен тарап, боргалап алгач, кыңгырайтып кына эшләпә киеп куйды. Эшләпә кими иде бит! Кайчан алды икән соң бу "модный" баш киемен? Көзгедән боргалана-боргалана алдын-артын карап бетергәч, ире янына килде:

    - Кодрәт, киттем, мине көтеп торучы бар.

    Ир авызын ачып, сорарга да өлгермәде - хатыннан җилләр исте. Ул да тиз генә киенде һәм Хәдичә артыннан чыгып йөгерде. Бара бу бара һәм күрә: каршына әкрен генә атлап килүче берәүне хатыны кочаклады, ике битеннән үбеп тә алды. Урам буйлап әкрен генә атлап китте болар. Култыклашып... Теге кеше чалбардан, башына бәйләнгән башлык кигән, Хәдичәдән дүрт-биш сантиметр гына озынрак. Кодрәтнең эчендә бүреләр улый башладымыни! "Ачулы кешенең күзенә түгәрәк әйбер дә дүрт кырлы булып күренә" диләр.

    "Теге" ыспай кеше ир затына охшаган бит, зараза! Хайван! Сөяркәләр артыннан чабып, балачактан ук яраткан хатынымны ятларга калдырдыммы икәнни! - ди-ди, үзалдына сөйләнеп, Кодрәт урамның теге ягына чыгып җитүен сизми дә калды. Йөгерә-чаба урам буйлап шактый ара баргач, бу якка атылып чыкты. Менә, менә хәзер каршыларына килеп баса да, башта хатынына сугып җиб-бәрә, аннары теге "хайван"га бер-икене "соса". Куллар йодрыкланган, аяклар машиналарны узып атлый, йөрәк бугазга менеп тибә, телдә: "Хәзер, хәзер икегезне дә өшкерәм," - дигән сүзләр... Әһә, әнә киләләр, бер-берсенә карап нидер әйтәләр, көлешәләр. Әйдә, көлеп калыгыз... Хәзер... эш чыгарам мин сезгә...

    Иренең изүләрен ачып, борын тишекләрен киңәйтеп, чабышка чыккан ат сыман, пошкыра-пошкыра, җәлт-җәлт атлап килүен күреп, Хәдичә белән "теге" туктап калдылар: ни булды икән? Авыру кеше ник урыныннан торды икән? Кодрәт мышный-мышный болар каршына килеп басты. Күзләре усал ялтырый. Йа Аллаһым, "теге" дигәне авылдашы Сафуан хатыны икән бит!!! Вәт сиңа могҗиза! Йомарланган йодрыклар җәелде, йөзендә гаепле кеше елмаюы чагылды. Хәдичәнең:

    - Ни булды? - дигән соравына,

    - Син чыгып киткәч, йокымсыраганмын, куркыныч төш күреп, уянып киттем. Шул күргән шомлы хәлләрдән арыныйм дип, урамга йөрергә чыгуым иде, - дигән булды. Хәдичә, башын иеп, иренә белгертми генә елмайды. Алай...

    Газимәне, икесе ике яктан култыклап, фатирына кайтарып куйдылар: ул бик хәлсезләнгән иде. "Көннән-көн хәлем начарлана, кабат күрешә-очраша алмасак, бәхил булышыйк, догагыздан калдырмагыз," - дип, авыртулары аша елмаерга тырышты.

    Хәдичә иренә Газимә белән очраклы гына очрашудан соң кичергән, ишеткән хәлләрне тәфсилләп сөйләде.

    - Йөрәге авыртуы турында ишеткәч, үләм дип йөргән кешегә Газимә яңа сулыш өреп, рухын күтәреп, һәр туган көнгә сөенеп яшәргә өйрәтте. "Югалган акча табыла, югалган вакыт табылмый" диләр. Без дә шактый вакытыбызны әрәмгә уздырдык: син сөяркәләр кочагында иркәләндең, мин үләргә җыендым. Газимәгә мең-мең рәхмәт яусын: мине яктылыкка чыгарды. ... Ике ай Газимә урын өстендә ятты. Кызы, килене, Хәдичә янында кизү тордылар. Бакыйлыкка күчкәч, зурлап, барлык йола-гадәтләрне җиренә җиткереп, ире Сафуан янына - Казаннан ерак булмаган татар зиратына күмделәр.

    "Үләм" дип йөргән Хәдичәбезнең, сиксән алты яшендә вафат булган Кодрәтен каен төбенә ипләп кенә урнаштырып, намаз карчыгы булып, барысына да дога кылып, туксан икене тутырып ятышы. Ул Мөхәммәт пәйгамбәребезнең: "Бер мөселман, дин кардәше югында, аның өчен дога кылса, шул вакытта бер фәрештә: "Синең үзең өчен дә шундый ук дога булсын," - дип әйтер" дигән хәдисен еш исенә төшерә дә, "Амин" дип догаларын укый. Рәхмәт төшкере, ире дә онытып бетерми, төшләренә керә, карчыгы белән сөйләшә:

    - Бик сагынам бит мин сине, тизрәк кил, көтәм, - ди-ди, кочаклап алырга җыенгандай, кулларын җәя.

    - Килермен, Аллаһы боерган булса, килермен. Син көтеп тор, көт.. Көтәр кешең булса, әйбәт инде ул, әйбәт...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: