Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Мәдинә Мортазина: “Үземнең уй-кичерешләремне шигырь юлларына салам”

    Мин, Мәдинә Мортазина, Иске Йорт авылында туып-үстем. Хәзерге вакытта Казан каласында гомер итәм. Туган авылым зур булмаганга, бар кеше белән дә аралашып дус-тату яшибез. Бала чакта китаплар күп укыдым. Шигырьләр язган кешегә бигрәк тә соклана идем. Уйламаганда 2016 елның октябрендә кулыма каләм алдым. Үземнең уй-кичерешләремне шигырь юлларына салдым. Дүрт ай...

    Шигырьләрем - күңел бизәге

    Күңелдә ни, телемдә шул,

    Сездән минем серем юк.

    Күңелдәге хис-тойгыны

    Язып куймый хәлем юк.

    Уйларымны барлап, төйнәп

    Тезәм мин шигъри юлга.

    Эштән туктап, ике-өч шигырь

    Язган кичләрем була.

    Юләр, дисәләр диярләр,

    Калганнар көлсен, әйдә.

    Минем бит күңел бүген дә

    Чәчәкле язгы мәлдә.

    Күңелем кичерешләре

    Авыр чаклар гүя булмаган да,

    Сызып ташлыйм күңелдән.

    Сөенечле бер чир йокты -

    Шигырь язам бүгеннән.

    Тик утыра алмыйм бер дә -

    Күңелкәем боега.

    Шыбыр-шыбыр яңгыр яуган кебек,

    Күңелемнән шигырь коела.

    Шигырьләрем - уй-хисләрем,

    Тыңлап карагыз сез дә.

    Минем хәзер шундый чорым -

    Керәмен алтын көзгә.

    Бераз тынычлану кирәк

    Көзнең дә бит яме бар.

    Начар уйлар уйлый алмыйм -

    Күңелемдә урын тар.

    Көрәк тоту авыр булса,

    Аптырашта калмагыз,

    Каләм тоту авыр түгел,

    Сез дә язып карагыз.

    Сагыну

    Еллар үткән саен искә төшә

    Тәгәрәп үскән бала чакларым.

    Сагынып кайттым сиңа, авылым,

    Каршы ал син җәеп кочагың.

    Бакчаларда үскән чәчәкләрне

    Бүләк итәр идем һәркемгә.

    Шатлык, сагыш баскан күңелемне

    Тиңли алам бары гөлгә.

    Гөлкәйләрем сула, күңел тула,

    Күзләремә моң-сагыш иңде.

    Бик сагындым сине, балачагым,

    Төшләремә булса да кер инде.

    Балачагым хатирәсе итеп

    Утыртасы иде миләшләр.

    Сагыныр нәрсә һәр кешедә бар бит,

    Авылдашлар миннән көлмәсләр.

    Хөрмәт белән ярату

    Яраттым, дип әйтә алмыйм

    Мин ансын аңламадым.

    Тик шулай да бу дөньяга

    Хөрмәт белән карадым.

    Мине назлап үстергәнгә

    Әти-әнигә - хөрмәт,

    Хәзер инде башкаларга

    Булырмын үзем үрнәк.

    Хөрмәтле мин үз ярыма

    Мине тиң иткән өчен.

    Син минем янымда булдың,

    Бетсә дә хәлем, көчем.

    Башымны югары тотам,

    Бирешмим мин борчуга,

    Чөнки минем баш очында

    Бүген дә кояш чыга.

    Елмаеп сәлам бирәмен

    Мин бу якты дөньяга.

    Бик күңелле яшәүләре,

    Янымда сез булганга.

    Җилләргә каршы бардым мин,

    Давылларда сыналмадым.

    Тик шулай да бирешмәдем,

    Мин сезгә тугры калдым.

    Иләс-миләс күңелемне

    Авыр миңа аңлату:

    Хөрмәт кенә була алмый,

    Бу була - чын ярату!

    Кечкенә олы куанычларым

    Бөтен шатлыгым - оныкларым

    Кызым һәм улым.

    Үсегез сез әти-әнигә

    Зур терәк булып.

    Онытмагыз карт әнине,

    Әби-бабаны.

    Саулык-сәламәтлек булса,

    Булыр калганы.

    Безгә яшәү яме бирә

    Оныкларның авазы.

    Безнең йөрәк парәсе -

    Балаларның баласы.

    ×××

    Улым-улым - күз нурым,

    Һавадагы йолдызым.

    Кызым-кызым - чәчәгем,

    Син - минем киләчәгем.

    Сөю тулы йөрәгемне

    Урталай бүләчәкмен.

    Йөрәк сыкраганда

    Төрле чаклар булды инде,

    Тормыш ул һаман сыный.

    Тыштан сиздермәгән булам,

    Йөрәгем сыкрап елый.

    Авырлыклар килгән чакта,

    Таяныр кеше сирәк.

    Шатлыкта да, кайгыда да

    Ходайга таяну кирәк.

    Тынычлык бир, я Ходаем,

    Калган гомерләремә.

    Борчу-хәсрәт сала күрмә

    Алдагы көннәремдә.

    Аулакта

    Кыз белән кияү кунакта,

    Ә без калдык аулакта.

    Оныкны көйләп, уйнатып

    Егылганмын ятакка.

    Онык ята мульти карап,

    Мин ятам икән гырлап.

    Кем-кемне караган икән,

    Мин бик тә арыганмын.

    Әти-әнисе кайтканын

    Сизмичә дә калганмын.

    Яшәү көче

    Булды чирле чакларым да,

    Ирем һәм ике балам.

    Мин сезне берничек тә

    Калдырап китә алмам.

    Усал җилләр бәреп исте

    Мин түздем - егылмадым.

    Сез миңа терәк булдыгыз,

    Сездән көч-куәт алдым.

    Беләм, мин дә сезгә кирәк.

    Кирәк булуны тоеп,

    Тормышны сөеп яшәдем,

    Барлык көчемне җыеп.

    Һәр кешенең үз тормышы,

    Очрашабыз бик сирәк.

    Шуңа күрә һәр минутның

    Кадерен белергә кирәк.

    Яхшы бабай

    Бабайның эштән кайтуын

    Дүрт күз белән көтәбез.

    Кайтыр вакытлары җиткәч,

    Арып йоклап китәбез.

    Әбекәем уйный белми,

    Бабакаем, кайт тизрәк.

    Синең кебек яхшы бабай

    Бу дөньяда бик сирәк.

    Бабакаем бит моряк булган,

    Аның җилкәсе бик киң.

    Аркасына утыртып йөрткәндә

    Чабыш атына ул тиң.

    Кышка керәбез

    Кар бөртекләре күренә -

    Тиздән кышка керәбез.

    Җылы йомшак киемнәрне

    Тизрәк алып киябез.

    Алтын яфракларын коеп,

    Агачлар шәрә калган.

    Салкын кышны көтә-көтә

    Урман йокыга талган.

    Суык бабай рөхсәт итмәс

    Шыр ялангач йокларга,

    Карлы бураннары белән

    Төрер җылы юрганга.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: