Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Мишә елгасы буе авыллары тарихы

    Казан ханлыгында 700дән артык авыл hәм шәhәр булганлыгы билгеле. Мишә елгасы буенда исемнәре Казан ханлыгы чорыннан сакланып калган өч дистәдән артык керәшен hәм татар авыллары бар.

    Аларның тарихлары, язмышлары охшаш, бүгенге халыкларының чыгышы бер тамырдан, бер ырудан, нугай-кыпчаклардан.

    Татарстан авылларының язма тарихларына кагылышлы материаллар соңгы 15-20 елда матбугатта басылып чыккан документларда беркетелгән.

    Шул төп документларның иң "борынгысы" 1565-68 елларда Казан ханлыгы алынганнан соң 13 ел узгач, 1565-1568 елларда, патша Иван Грозный түрәләре Никита Васильевич Борисов белән Дмитрий Андреевич Кикин төзегән "Җир биләмәләрен теркәү язуы" (Писцовое описание Казани и Казанского уезда-годов). 1602-1603 елларда бу эшләрне Иван Болтин җитәкчелегендәге төркем дәвам итә.

    Бу документта, рус түрәләре, монастырь, чиркәү җирләренә өстәп, Казан ханлыгын алганда сугышта катнашкан служилый татарларга бирелгән җир биләмәләре теркәлгән. Яңа җир хуҗаларының саны ике мең чамасы, шуларның ике йөздә сиксәннән артыгы христиан динендәге "новокрещеные служилые татары" дип язылган.

    Безнең темага кагылышы булган өченче документ: 1647-1656 елларда Семен Васильевич Волынский, Петр Матвеевич Коротнев hәм дьяк Михаил Патрикеев җитәкчелегендә язылган "Казан өязендәге җир биләмәләрен теркәү" кенәгәсе.

    Бүгенге көндә, әйтеп үтелгән хезмәтләрдән файдаланып, Казан өязе авылларының язма тарихын 1600 нче елларга, аерым нәсел шәҗәрәләрен 1500 нче елларга җиткерергә була. Авыллар тарихы авылларның халкына багышланган хезмәтләр инде бүген дә бар, ачылган мөмкинлекләр аларны тагын да тирәнәйтергә, документлаштырырга мөмкинлек бирә.

    Күздә тотылган Мишә буе авыллары Питрәч, Теләче, Саба hәм Балык Бистәсе районнарына керә. Ул авыллар 1565-1568 hәм 1602-1603 елларда башкарылган "Җир биләмәләрен теркәү" кенәгәләрендә башлыча рус түрәләре биләмәсендә язылган. 1647-1656 елларда төзелгән документта бу авылларда җир хуҗалары булып "служилый татарлар" hәм "служилый яңа чукындырылган керәшеннәр" (служилые новокрещены ) күрсәтелә. Мишә буе авылларының "служилый" җир хуҗалары "яңа" урыннарга 1608-1615 елларда Алат юлындагы Чуваш Иле, Ертуш, Шуманы, Кишеметьево, Кишкильдеево, Мамдели авылларыннан күчерелгәннәр. Мишә буе авылларына, "яңа" урыннарга күчерелүнең төп сәбәбе - Казан тирәсендәге 40-50 чакрым тирәдә "куркынычсызлык арасы" (зона безопасности) оештырылып бу җирләрдә яшәргә русларга гына рөхсәт ителү нәтиҗәсе. Бу үзгәрешләр шул ук "Җир биләмәләрен теркәү" кенәгәләренә язылган аерым шәхесләрне җентекләп тикшерү нәтиҗәсендә ачыклана.

    Санап үтелгән төп документлардагы хәбәрләргә караганда, байтак авылларның халыкларының нәсел башы булып, уртак бабалары Текей Азин тора. Мишә буендагы авыллар: Керәшен Сәрдәсе, Кибәч, Иске Йорт, Татар Казысы (Отар Дубровка), Кибәхуҗа (Кибәк-Хуҗа),-Айтуганово,-Трюк-Тәмте, Тәмте. Бу төркемгә Бетки, Солтанка елгалары буенда урнашкан: Олы Солтан, Шетнево- Черемышево авыллары да керә.

    Әйтеп үтелгән кенәгәләрдә Текей Азинның биш улы hәм дәдәсе язылган: Янчура Текин (1538- ), Владимир Текин (1554-1608), Давлеткилде Текин (1560- ), Шалкей Текин (1565), Кавбарчей Тякин (1567), Баш (Баиш, Багиш) (1525) - Текей Азинның дәдәсе.

    1595 елларда Текей Азинның икенче улы Владимир, Володька (1554-1600) инде христиан динендә, шул Алат юлындагы ( дорога Алацкая ) Шуман авылында язылган.

    1609 елда "помещик новокрещен" Андрей Владимирович Текинга, тагын өч кешегә "Государь царь и Великий князь Василий Иванович всея Руси"(Шуйский) Нугай юлындагы Иске Сәрдә (бүгенге Керәшен Сәрдәсе) авылында 300 гектардан артык җир, урман-болын биләмәләре бирә.

    Болар барысы да Алат крепосте тирәсендә, Шуман авылларында җир биләп яшәгән нәселләр, hичшиксез бер ыру, бер нәселдән чыккан кешеләр.

    Менә шул дүрт семьядан Керәшен Сәрдәсе халкы дүрт нәсел булып үрчегән, XX нче гасыр башына, 170 йортлы байтак зур авыл булып җитешеп киткән. Халык исәбен алу нәтиҗәләре документлары (Ландратные Книги, Ревизские Сказки), чиркәүдә алып барылган Метрика кенәгәләреннән файдаланып инде барлык дүрт нәселнең дә родословие язмасы төзелде.

    - Текей Азинның дәдәсе Башның (Багиш) (1520 ) улы Кузьма Башиевка (1540) Кибәч авылында (Питрәч районы) җир биләмәләре бирелгән.

    - Текей Азинның өченче улы Давләткилде төп нигездә - Чюваш авылында яшәгән, аның улы Тоганаик Давлеткильдеев бераз Мозяр авылында яшәгәннән соң бүгенге Питрәч районының Иске- Йорт авылында җир биләмәләре алган.

    - Текей Азинның дүртенче улы Шалкей Текин hәм Шалкейның улы Янбулат Шалкеев - Чюваш авылында яшәгәннәр. Янбулат Шалкеевның уллары : Янклыч Янбулатов- Кибәхуҗа, Айтуган Янбулатов ( Апанаевлар бабасы), Тәмте, Кибәхуҗа авылларында җир биләмәләре алганнар - шул авылларда нәсел башлаучылар булып торалар.

    - Текей Азинның олы улы Янчура Текин Чюваш авылында яшәгән. Аның олы улы Текей Янчурин, оныгы Енсары Текин Олы Солтан авылында җир биләгәннәр.

    Олы Солтан авылында яшәгән Янчура Текинның дүртенче улы Ишбулат Янчурин ( Булакош Чюреев) Чюваш авылында яшәгәннән соң Татар Казысы авылына күчерелгән.

    - Текей Азинның бишенче улы Кавбарчей Тякин Алат юлындагы Мамдели авылында җир биләп яшәгән.

    - 1647-1656 нчы елгы җир биләмәләрен теркәү кенәгәсендә Мамдели авылында служилый татарин Кавбарчей Тякинның улы Сабакаик Канбарчин язылган.

    Язмаларда китерелгән исемнәр чиновниклар тарафыннан бик нык бозылып язылган -рус сөйләменә, рус фонетикасына көйләп, замандагы гадәтчә түбәнсетеп ( Иван-Ивашко, Булат-Булакош h.б.) итеп язганнар.

    Архивтагы документлардан күренгәнчә, әйтеп узылган авылларда, шул исәптән Иске Сәрдә авылында да, 1565 нче елларда рус түрәләре хуҗалык итә, руслар килгәнче аларда нинди халык яшәгәнлеге, төп халыкларның кайларга күчеп китүләре турында бернинди хәбәр сакланмаган.

    Документларда Мишә елгасы бассейнында урнашкан башка авылларга нигез салучыларны да күрәбез.

    Галич "даругасы" Айбаш авылында яшәгән йомышлы татар Шәмәрдән Качкеевның уллары Нугай "даругасы"ындагы Колкомер (Көлкәмәр) авылына күчерелгәннәр.

    Җөри "даругасы" Нижняя Сия авылында көн күргән Мини Дербышалеевның улларына Нырсывар авылында җир бүлеп бирелгән, шунда барып төпләнәләр. Шул ук йомышлы керәшен Иван Мемаковның ( бүгенге Мамаковлар) улы Овдей Иванов Мемаков Нугай "даругасы"сындагы Верхние (Крещеные) Казыли ( Керәшен Казысы) авылына күченеп җир биләмәсенә ия була.

    Шул ук рәвешле, йомышлы керәшен балалары Ковал (Кәүәл) һәм Шебулатово авылларында хуҗалык итә башлыйлар. Соңрак Колкомеры (Көлкәмәр), Альведино (Әлбәден), Янцевары (Янсуар) авылларында яшәүче йомышлы керәшеннәрнең бер өлеше Җөри "даругасы"ндагы Субаш, Карабаян, Таутермень, Толкияз (Талкыш), Меретеки (Мирәтәк) hәм Шебулатово авылларына күченеп тормышларын дәвам итәләр.

    Чыганаклардан күренгәнчә, бүгенге Мишә елгасы буенда урнашкан керәшен авылларында яшәүчеләрнең килеп чыгышы 1600 нче елларга хәтле Алат hәм Арча "даругасын"ндагы авылларда яшәгән служилый татарлар Гази, Текей, Янсара, Дәүләткилде, Янклыч, Айтуган, Шалкей, Ишбулат, Ногай, Шәмәрдән, Хуҗабирде h.б. исемле шәхесләргә барып тоташа. Мишә буе авыллары халкы рус хакимиятенең эчке сәясәте, беренче чиратта, Алат һәм Арча "даругаларында" яшәгән йомышлы татарларны, Мишә буена күчерү, аларга яңа урында җир биләмәләре бирү сәясәте нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

    Кайбер тарихи-этнографик хезмәтләрдә өстенлек иткән - "Мишә бассейны керәшеннәре турыдан-туры Казан ханлыгы чоры болгарларына барып тоташа, һәм алар гомер-гомергә үзләренең авылларында яшәгәннәр, күрше татар авылларындагы кешеләрдән аерма халык"- дигән фикернең чынбарлыкка туры килмәве ачыклана. Сүз этнографлар бүлеп чыгарган, Мишә елгасы бассейнында урнашкан Альведино (Әлбәден,) Крещ-Казыли (Керәшен Казысы), Керәшен Сәрдәсе, Кибәч, Ковали ( Кәвәл), Янцевары (Янсуар), Нырсывар (Нырсуар), Толкияз (Талкыш), Таутермень (Тегермән Тавы ) hәм Колкомерка (Көлкәмәр), Тәмте, Субашы, Карабаян Ташкирмән, Мирәтәк авылларында яшәүче керәшеннәрнең территориаль группасы турында бара.

    Казан артыннан күченеп килүчеләрнең нәсел дәвамчылары бу төбәктәге кайбер яңа авылларга да нигез салганнар.

    Дүрт-биш буын гомер узганнан соң (100-150 ел), кеше башына тигән җир биләмәләре (имана җире) кискен кимү сәбәпле, шул ук халык Кама аръягындагы җирләргә күчерелә башлаган. Без моны Резяповлар, Асанмурзиннар, Камай Смиленевлар нәсел-ыру язуында күрә алабыз. Оренбург, Чиләбе нагайбаклары да, hичшиксез, шул ук төркемнән чыккан халык. 1647 елларда Кибәхуҗа, Тәмте авылларында язылган Текей Азинның оныгы Айтуган бүгенге Апанаевлар hәм Айтугановларның уртак бабалары.

    Мәскәү Дәүләт Үзәк Архивында сакланган документлардагы информация буенча, Мишә буендагы авылларга бүгенге халыкларының бабалары Казан артыннан күчеп килүгә бүгенге елларда 400 ел тула.

    Мишә буендагы керәшен, татар авылларында үзләренең hәртөрле мәдәни-этнографик үзенчәлекләре белән, төрле конфессиядә саналган төрки-кыпчак-нугай катламнарыннан чыгышлы бер ыру халыклар, Бөек Тәңредән бирелгән мәңгелеккә бирелгән туганлык нигезендә, үзара дуслыкта, татулыкта чиксез шатланышып яшәп яталар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: