Могҗиза көтеп яши ул
Җирле шагыйрәбез Мария Григорьевна Максимованың бишенче китабы басылды.
“Менә Марияның чираттагы шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. “Могҗиза көтә күңел” дип атала ул һәм шул исемдәге шигырь белән башланып та китә. Тирән фәлсәфи мәгънәгә ия шигъри юллар. Һәр кеше үз язмышыннан могҗиза өмет итеп гомер кичерә, ләкин Марияның өмет-теләкләре үзгә: гүзәл яшьлеге чорына кайтып, күңелне әрнеткән, яндырган, шул ук вакытта ләззәтле дә булган сөю утларында кабаттан янасы килә аның.
Гомумән, сөю – авторның игътибарын җәлеп иткән, күңелен дулкынландырган изге хисләрнең берсе. Шул ук вакытта шагыйрә күңеле кешеләр язмышы, аларның уй-кичерешләре, шатлык-көенечләренә, хәтта җиһан язмышына карата да битараф түгел:
Күңел белән сәяхәткә чыгам,
Тибрәләдер каләм кулымда.
Күңелемә һич тынычлык бирми –
Җир сагышы һаман уемда.
Хезмәттәшләренә бик игътибарлы автор – үзенең шигъри юлларында аларга дан җырлый, уңышлар тели һәм олы рәхмәтен җиткерә.
Мине, Марияның иҗаты белән тирәнтен кызыксынучы буларак, аның активлыгы, максатчанлыгы һәм нәтиҗәле эшләве сокландыра. Шундый тормыш рәвешенең җимешләре дә сөендерә - менә чираттагы җыентык дөнья күрә. Аны шигърият сөючеләр җылы кабул итәчәгенә ышанам һәм ул шулай булачак та, чөнки күңел, йөрәк аша үткән шигъри юллар урын алган бу китапта”, - дип яза шагыйрәнең бишенче китабына бәяләмәсендә Николай Александров.
Бүген укучыларыбыз игътибарына әлеге китаптан берничә шигырен тәкъдим итәбез.
Могҗиза көтә күңел
Могҗиза көтә күңелем
Очынып, исәрләнеп.
Тормышка ашыр хыялым,
Көтәмен өметләнеп.
Могҗиза көтә күңелем,
Хыялларга табынып.
Очкын бирсә, янар идем
Ялкынланып кабынып.
Могҗиза көтә күңелем,
Ул могҗиза - яшьлектер.
Томаннар артыннан беркөн
Килеп чыгар кебектер.
Могҗиза көтә күңелем,
Сызылып таң атканда.
Төшемә керсен дип телим
Мин йокыга ятканда.
Могҗиза көтә күңелем,
Яшьлегемне сагынып.
Канатларым булса әгәр,
Очар идем талпынып.
Могҗиза көтә күңелем,
Ул могҗиза - сөюдер.
Яшьлектәге кебек янып
Сөю гөнаһ түгелдер.
Сәяхәткә чыгам
Күңел белән сәяхәткә чыгам,
Каләм тотып көн дә кулыма.
Хыялланам, матур сүзләр эзлим
Язар өчен шигырь юлына.
Күңел белән сәяхәткә чыгам,
Тибрәләдер каләм кулымда.
Күңелемә һич тынычлык бирми –
Җир сагышы һаман уемда.
Бал кортлары
Бакчабызда гөрләп үсә
Аллы-гөлле гөлчәчәк.
Нечкә билле бал кортлары
Чиләк асып киләчәк.
Җем-җем итеп чык тамчысы
Чәчәк өстендә ята.
Иртәнге кояш нурлары
Бал кортларын уята.
Бал кортлары нектар җыя,
Берсен-берсе уздырып.
Янәшәдә очып йөрсә,
Куябыз без кыздырып.
Яшь булып калсаң икән
Күңел ул бер дә картаймый,
Гел яшь каласы килә.
Картаймый яшәүнең серен
Тормышны сөйгән белә.
Яшәреп киткән шикелле
Яшьлекне искә алса.
Иркәләнә яшьлек хисе
Йөрәк түрендә калса.
Гашыйк бул
Гашыйк булган һәр кеше дә,
Кичерә сөю хисен:
Күрәсем гел килеп тора
Көләч йөзеңнең төсен.
Тылсым бар бу мәхәббәттә –
Йөрәк сүзсез буйсына.
Күңелем гел сине уйлый,
Күрми торса юксына.
Тәгәрәде гомер йомгактай
Яшьлек үтте, сизмичә дә калдым,
Тәгәрәде гомер йомгактай.
Яшьлектәге кебек сибә нурын
Түп-түгәрәк төнге күктә ай.
Ай нурлары сукмакларга төшкән,
Төнге күктә яна йолдызлар.
Заманалар бик үзгәрде хәзер –
Егетләрне сайлый бит кызлар.
Түгәрәк ай бер дә үзгәрмәгән,
Кайда соң сез, яшьлек кичләре.
Йолдызларны күзәтәм сокланып,
Яңарадыр яшьлек хисләре.
Әгәр хисләремә мин ияреп,
Кабат кайта алсам яшьлеккә.
Бер мизгеле үзе бер гомер күк,
Санар идем бик зур бәхеткә.
***
Бер карасаң, һәммәбездә
Яши хыял үрләре.
Буй җитмәслек биеклектә
Була кайчак үзләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа