Әнием Асия Дәминовага
Бик тиз үткән балачаклар,
Ерак калган яшь гомер.
Туксан яшькә җиткәндә дә
Күңелең синең сизгер.
Балачагың әле истә:
"Әти башмак алып кайтты,
Әтисез үтте үсмер чагым -
Хатирә булып җанга ятты".
Авыр булган сезнең тормыш,
Ач-ялангач урман кисү.
Җанга һаман сагыш сала
Хатирәләр искә төшү.
Авыр чакларда юатып
Баштан сыпырып тордың.
Үрнәк булып барыбызга
Гомер юлын син уздың.
Инде сабый бала кебек,
Үзең ярдәмгә мохтаҗ.
Йөгереп кайтабыз яныңа,
Туган йортта син булгач.
Балаларың, оныкларың
Җыелыша яныңа.
Туксан яшең белән котлап,
Бәйрәм итеп алырга.
Олыларны хөрмәтлиләр -
Рәхмәт җитәкчеләргә.
Изгелекләр җирдә ятмый,
Кайтыр үзегезгә дә.
Әни.
Син бәхетле безнең янда,
Без бәхетле син барда.
Хәерле гомер бир, Аллам,
Безнең барыбызга да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа