Питрәч ягы – гомер бизәге
Җырлап яшик!
Питрәч ягы – гомер бизәге
(җыр)
1. Питрәч ягы ямьле, сулары да тәмле
Талларда сандугач тибрәлә.
Саф суларын эчеп яшик әле
Онытылмас туган җирем дә.
Кушымта
Питрәч ягы – Мишә буйлары,
Дулкын-дулкын ага сулары,
Өзелеп-өзелеп кошлар сайрый тагын,
Әйләнә дә кайта уйларым.
2. Изге сукмаклардан атлыйм алга,
Анда һәйкәл, хезмәт батыры,
Кайтчы, дустым, кайтчы туган җиргә,
Анда дөрли тарих ялкыны.
Кушымта шул ук
3.Туган җирем серле, алсу таңнар ата,
Җанга рәхәт татлы моңнар бар.
Бу җиремдә гомерем, бәхетем минем
Җан җылымны биргән җырлар бар.
Зөлфия ГАБДРАХМАНОВА
Питрәч
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа