Алга
  • Рус Тат
  • Саташу

    Шулайдыр. Карт кешенең күзенә ни күренмәс.

    Фатыйма әби үзен шулай юатты һәм белгәннәрен укый-укый кабат караватына барып ятты. Тик күзенә йокы кермәде. Казанның иң үзәгендә урнашкан яңа мәһабәт йортның тугызынчы кат балконы тәрәзәсендә төне буе ак күбәләк бәргәләнде.
    Иртән карчык кызы Кадриянең ашыга-ашыга эшкә чыгып китүен, оныгы Фәридәнең, капыл-копыл гына бер чынаяк кофе йотып, университетка йөгерүен көч-хәл белән көтеп җиткерде дә, балкон тәрәзәсен ачып, урамга бакты. Аның колагына шәһәр шау-шуы - машина сигнализацияләренең иләмсез чыелдавы, бала елавы, каядыр ашыгучы кешеләрнең аяк тавышлары бәреп керде. Затлы иномаркалар белән чуарланган стоянкадан Кадриянең җете кызыл машинасы да кузгалып йорт артында юк булды. Карчык аны каш өстенә кулын куеп, догаларын укып озатып калды. Көн дә шулай озатып җибәрә, көн дә түземсезлек белән көтеп ала бу машинаны Фатыйма әби.
    Кызыл төс Кадриянең кечкенәдән яраткан төсе иде. Тизлек, тынгысызлык төсе... Бу кызыл ялтырап торган машина хәзер Фатыйма әби өчен үзенә бер сигнал. Ул китеп югалгач, иркенләп, таралып кала әбекәй. Стоянкада аны күрүгә, чуар күлмәгенең бала итәкләрен җыйгандай, күңелен дә пөхтәләп, тәртипләп куярга ашыга.
    Кинәт... фатир эчендәге иләмсез чыелдаган аваз аны сискәндереп җибәрде. «Әстәгъфирулла, бу ни булыр икән?!» дигән уй көйдереп алды әбинең күңелен. Аннан абайлады - теге исеме адәм теленә ятмас мичтер ул, хәерсез! Кадрия шуңа иртәнге ашны җылытырга куеп калдыра, Фатыйма әби аны ачып, ризыкны алырга өйрәнде инде. Тик сөйкемсез тавышына барыбер күнегә алмый шуның. Инде ярты ел газаплана...
    - И-и-и... Мулланур... матур яшиләр балалар, күз генә тимәсен! - дип сөйләнде карчык, болын кадәрле фатирны узып, кухняга таба атлаганда. - Бар нәрсәләре җитеш, Ходайның биргәненә шөкер! Тынычлык кына юк үзләрендә... Таңнан чыгып китәләр, төнен кайтып керәләр, ал юк, ял юк... Гел ашыккан көннәре... Гел борчулы үзләре... Тормыш куалар... Без дә кудык инде ул тормышны, Мулланур, алай да бу кадәр кыланмадык... Утырып хәл алырга да вакыт булмаган чаклар була иде, тик барыбер ямь бар, тәм бар иде безнең тормышта... Кадриянең... йокысызлыктан интегеп, елап чыккан төннәре бар... Читлектәге кош кебек, мескенкәем... Читлекләре... затлы, Мулланур...
    Зал уртасында урнашкан пыяла өстәлдән аңа Мулланурның армиядә чакта төшкән сурәте бакты. Карчык бу сурәт урнаштырылган затлы раманы коргаксыган бармаклары белән сыйпаштыргалап алды. Күзенә яшь тулды.
    - Булмас, бу мәхшәрдә күбәләкләр яши алмас... Саташамдыр... Карчык кешенең күзенә ни күренмәс... - дип, кайдадыр өзелеп калган уен дәвам итте ул. Аннан, күбәләк канатыдай ак яулык очы белән битен каплап, кинәнеп елады. Балалар чыгып китеп, һәр бүлмәсе адәм аңлап бетермәслек корылмалардан, затлы җиһаз, җайланмалардан торган бу иркен фатирда берүзе калгач, шулай хисләренә юл куйгалый иде ул.
    - Кайтам, Мулланур... Бу җәйдән дә калмам, боерган булса... Читлектәге җәнлек сыман яшәүдән дә авыры юк... - дип пышылдады карчык, Мулланурның җитди моңсу күзләренә төбәлеп.

    ***
    Аны Казанга алып китү нәмере Мулланурның кырыгы тулганчы ук хәл ителде. Кадриянең чираттагы бер кайтуында кистереп әйткән сүзләре тәмам уйларын чуалтты Фатыйма карчыкның:
    - Болай ялгыз гына яши алмыйсың бит инде, әнкәй. Ярый, җәйне чыктың да ди. Ә аннары? Кышкы юлны беләсең, көрт күмеп китсә, һәр атна саен кайтып йөрү мөмкин булмаячак. Ни җаным белән калдырып китим мин сине ялгыз йортта?!
    - Минем кебекләр юкмы әллә авылда? Мин анда китсәм... барыбер яши алмамдыр кебек, кызым. Монда... күнегелгән нигездә калсам... яхшырак булыр... - Фатыйма әби сүзләрне бик озаклап сайлады. - Атагыз да шулай теләр иде...
    Кадрия бу сүзләрдән тәмам ярсып китте. Ул юып үтүкләнгән мендәр тышларын, җәймәләрне сервант тартмасына урнаштырган җиреннән калкынды да әнисенә сабырсыз карашын төбәде.
    - Адәм хурлыгы! Улы белән кызының болын кадәр фатирлары була торып, әниләрен ялгыз йортта үтерделәр дигән сүзне ишеттермәкче буласың инде алайса безгә!
    «Ай кызу бу Кадрия! Ай, тотнаксыз... Теле ни әйткәнен акылы белән уйлап тормый. Бәләкәйдән шулай булды...» Фатыйма әби чынаяклар сөртергә генә тота торган кызыл башлы суккан тастымалын эләргә барган җирдән туктап, берара зиһенсезләнеп торды. Нинди йомыш белән килгән иде соң әле ул мич алдына? Бөтен уйлары чуалды... Уйлары гына булса - бер хәл, ихатадагы әйберләр дә урыннарын-нан күченеп бетте. Җыештыралар, имеш...
    - Алай бик тиз генә җирләргә ашыкма әле, Кадрия. Үз вакытымны үзем белермен мин, - диде карчык, сабырын учка җыеп.
    Аннан, тавыкларына көрпә салырга онытканлыгын сәбәп итеп, абзарга чыгып китте. И елаган иде шул чакта Мулланурның кул җылысын сеңдереп калган сарай бүрәнәләренә сыенып...
    - Әнкәй, аңла, беребезгә дә җиңел түгел. Кадриянең фатирында да, безнең йортта да урын җитәрлек, үзеңә аерым бүлмә булыр, рәхәтләнеп яшәрсең, - дип әйдәде аны ул чакта улы Хәмит.
    - Оныклар әби тәрбиясен күрер иде... - дип сүзгә кушылды Алия килен. Нинди оныклар турында әйтүе булгандыр, анысын аңлап җиткермәде Фатыйма әби. Юкса, Кадриянең кызы Фәридә дә, Хәмитнең улы Данияр да - буй җиткән егет белән кыз инде. Җәйләре авылда үтте, әби белән бабайның шелтәсен дә, иркәсен да татып үстеләр шикелле. Әллә оныкларының әле дөньяга аваз салып өлгермәгән булачак сабыйлары турында әйтүе булды киленнең, әллә балаларны искә алгач, күңеле йомшарыр дип исәпләдеме...

    Ахыр чиктә килеште Фатыйма карчык. Төрлесен уйлады. Балаларны интектермим дигән уй үзенекен итте. Ике эштә эшли-эшли берьялгызы кызын кеше иткән, хәзер, әнә, уңышлы гына үз эшен ачып җибәргән Кадриянең тормышын уйдан кичерде.
    Аның яллары да ял түгел, кайткан бер тәүлек эчендә дә телефоны кулдан төшми. Хәмитнең дә эштән бушаганы юк. Алия килен кайткан чакта аның өйдә әллә нигә бер күренүен әйтеп күрсәтмичә калмый: «Әле командировка, әле нәрсә, ул дәүләт эшендә эшли башлаганнан бирле гомеремне тол хатындай уздырам инде, әнкәй». Фатыйма әби бу сүзләрдән соң берара шомланып та йөрде, шикләрен Муллануры белән бүлешергә булды. «Нәселдә булмаганны!» - дип кырт кына кисте карты.
    Оныкларның да бер тынгысы юк - Фәридәсе чит илгә укырга китәргә җыена, Данияр яңа гына башлы-күзле булып куйды. Эше дә бик җаваплы, ди...
    «Тилмертмик аларны, Мулланур. Гел ике арада йөреп яши алмаслар. Ияләшермен... - дип киңәшләште ул картының чөйдә эленеп торган телогрейкасына сыенып. - Инде гомер күп калмагандыр. Күбәләк гомере кадәр генә...»
    Ул, бер төенчеклек әйберләрен җыеп, улы Хәмитнең мунча алачыгы кадәр иләмсез зур машинасына чыгып утырганда, Фатыйма әбинең гомерендәге иң кадерле вакыйгаларга шаһит булган, хәзер исә боегып, нәүмизләнеп калган йортның тәрәзәләрендә шәфәкъ шәүләсе бии иде.
    (Дәвамы бар).

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: