Шигърият ул - кеше йөрәге биеклегендә
Гөлназ Хәсәнова 1986 елда Шәле авылында туган. Ул кечкенәдән шигырьләр яза. Мәктәп елларында күбрәк ярату, мәхәббәт турында язарга яраткан. 2018 елда район үзәк китапханәсендә оештырылган “Кулларыңа каләм алсаң” диеп исемләнгән клуб утырышында үзенең шигырьләре белән даими таныштырып килә. “Яшьләр авазы” диеп исемләнгән Альманах китабының икенче чыгарылышына шигырьләре тупланды. Гөлназ үзенең шигырьләрен алга таба шигырьләр җыентыгы итеп тә бастырырга хыяллана. “Шигырьләрне беркайчан да, менә хәзер шушы темага язырга кирәк дип, көчләп язмыйм. Күңелдә үзе туа, кайчак төнлә торып та язарга туры килә, - ди Гөлназ Хәсәнова. Надежда ПАВЛОВА
Туганнарга багышлап
Без төрлебез, язмышлар да төрле,
Фикерләр дә төрле, уйлар да;
Тик нәрсәдер безне берләштерә,
Төрле ешлыкларда булсак та.
Кан тартадыр, бәлки, нәсел җебе,
Бардыр күзләр күрмәс күперләр,
Араларны нидер бәйләп тора -
Бер-берсенә якын күңелләр.
Онытмасак иде: юкка түгел
Без туганнар итеп сайланган,
Кадерен белеп яшик туганлыкның,
Үкенмәслек булсын соңыннан.
Очрашулар булсын бер сәбәпсез,
Шалтыратып хәлләр белешик.
Авыр чакта ярдәм кулы сузып,
Шатлыкларны бергә бүлешик.
Бер җылы сүз җитә кайчакларда,
Кулны кую җитә иңнәргә.
Туганнар да хәлне аңламаса,
Сөйләү кирәк тагын кемнәргә?!
Сыйфатларга карап бүленмибез,
Көчле аң да безне коткармый.
Туганлык ул - җаннар дәрәҗәсе,
Маңгай күзе аны күралмый.
Үлчәүләргә салып үлчәп булмый,
Туганлыкның булмый күләме.
Тик арада булган җылылыкның
Һәммәбезгә тия ярдәме.
Якын булыйк, бердәм булып яшик,
Сайлап алып булмый туганны.
Язмыш җилләренә каршы торыйк,
Тотынышып бергә кулларны.
****
Сүзләр артык кайчак, күзләр сата
Сагышларда дөрләп янганны.
Бары күзгә карап аерырга була
Дөреслектән ачы ялганны.
Күзләр сата, күрми калып булмый
Бәхет ташып чыккан күзләрне,
Сихри күзләр сөйләп бирә кайчак
Йөрәктәге тирән серләрне.
Сүзләр артык кайчак, күзләр сата -
Ташып чыга булган бар хисләр.
Сиздермәскә тырышсаң да булмый,
Синең өчен сөйли шул күзләр.
Сүзләр артык кайчак, күзләр сата
Ялган белми, алар гел ихлас.
Күрә белсәң, әгәр тоя белсәң,
Алар сине, ышан, алдамас.
****
Синең җанны мин үтәли күрәм -
Кем булуың торма дәлилләп.
Кирәк булса, үзем синең турында
Сөйләп бирә алам тәфсилләп.
Тик телемне генә аңламассың -
Синекедәй түгел катлаулы.
Җан, тән, акыл белән дус булмасаң,
Дәрәҗәне авыр саклавы.
Исем, данлы булу берни түгел
Күңел күзе булган адәмгә.
Тик синең кебек уйлаучылар
Артык күбәйделәр галәмдә.
Мин дә кайчак сөйлим синең телдә
Башны чөеп, таҗымны рәтләп.
Аермабыз, бәлки, син таҗыңны
Кигәнең юк бер дә сөрткәләп.
Ә тузан ул алтынга да куна,
Ялтырамый хәтта бриллиант.
Дәрәҗәң зур исемнәр илендә,
Җаның гади минекедәй - ант!
***
Бәхетлеме син, дип сорасалар,
Бик бәхетле диген, сөенеп.
Әйе, бәлки, яшәү дәверендә
Тормагандыр бәхет өелеп.
Бәхетсез чакларны искә алма,
Алар калсын синең узганда.
Мин бәхетле бүген, амин диген,
Үткәннәрдә сабыр булганга.
Кадерлеме син, дип сорасалар,
Кадерлемен диген, әлбәттә.
Әйе, бәлки, гомер иткән чакта,
Җитеп бетмәгәндер кадер дә.
Кадерсез чакларны син уйлама,
Ул вакытлар артта калганнар.
Кадерсез дә, кадерле дә булып
Караучылар, диген аңларлар.
Канәгатьме син, дип сорасалар,
Канәгатьмен, диген, язмышка.
Әйе, тормыш юлын узган чакта,
Булмый калмагандыр ялгыш та.
Гомер озын-озак, юллар урау,
Буладыр шул инде төрлесе.
Көннәремнең булды караңгысы,
Булды, диген, чәчәк-гөллесе.
Рәхмәтлеме син, дип сорасалар,
Мең рәхмәтле, диген, Ходайга.
Әйе, бәлки, синең теләкләрең
Чынга ашмагандыр сорауга.
Без дигәнчә генә бармый икән -
Язмыш ак та була, кара да.
Йөрәгемдә, диген, уелып ята
Куанычлар, шатлык, яра да.
Бәхетле дә, кадерле дә бүген,
Канәгать тә, мең-мең рәхмәтле.
Күпне күрдем, мин аера беләм
Михнәтне дә, диген, рәхәтне!!!
Гөлназ Хәсәнова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа