Шигырь яратучылар өчен
Әй, язмыш, язмыш
Салмак кына итеп җилләр исә,
Күл буенда чайкала камыш.
Матур гына итеп яшәгәндә,
Килде безгә бик авыр язмыш.
Язмыш сынавына Аннага да
Көч табып сыгылмаска,
Ходай безгә көч бирсә иде
Түзәргә, сыгылмаска.
Очрамасаң язмыш, ни булган соң
Йөрсәң гел буш яланнан?
Нигә аердың соң, ачы язмыш,
Яшәми дә калган баламнан?!
Йөрәгемә авыр булган чакта,
Барлап йөрим кайчак яланны,
Бер югалгач, күпме эзләсәң дә
Табып булмый газиз балаңны.
Әй, язмышым нигә ашыктың соң?
Белмәдеңме авыр буласын,
Аннаның да яшь йөрәккәеннән
Сыкрап-сыкрап каннар тамасын?!
Йөрәге янасын. Әй, язмыш, язмыш.
Гомерләр узар, балалар үсәр,
Авыр булса да, йөрәк гел түзәр,
Әй, язмыш, язмыш, өметне өздең,
Ачы яшь белән капланды күзләр.
Дәва була авылым һавасы
Әйбәт яшим, тик шулай да
Тартып тора авылым һавасы,
Анда кайткач, бераз борчылсам да,
Йөрәккә сизелә аның дәвасы.
Авыл кешесе белән күрешсәң дә,
Аякларга җиңел атларга,
Авырлыклар юкка чыккан кебек,
Күңел башка андый чакларда.
Без бит авыл балалары,
Чирәмдә тәгәрәп үскән;
Күңел сизә - туган нигез
Безне сагынып көткән.
Рәнҗемәсен кешеләр
Йөрәгемне телгәлидер
Гомернең үтүләре,
Дәва булыр якыннардан,
Бер сүз ишетүләре.
Уйламыйсың, тырышасың,
Көч барда беләкләрдә,
Бер кәлимә сүз җитә бит
Яралы йөрәкләргә.
Дөньялар бит бик тә матур,
Яшәсәң гел яратып.
Гомерләр узып баралар -
Аерылырбыз бервакыт.
Үрнәк булсыннар
Шатлыкларның чиге булмый инде,
Игелекле булса балалар.
Тормыш сукмагыннан дөрес йөреп,
Төзәлә шул бөтен яралар.
Яшьлек үтте, балалар да үсте,
Олы юлдан атлап киттеләр,
Борма юллар буйлап барып,
Тузаннарын таптап үттеләр.
Кайгысын да, рәхәтен дә төйнәп,
Атлап барам гомер көзенә
Гомер көзе быелдырмы, белмим,
Күренми ул беркем күзенә.
Балаларым, диеп куанып яшим үзем,
Алар минем кадерлеләрем,
Үзләре дә гомеркәйләренең
Белсә иделәр кадерләрен.
Кабул булсын теләгем
Балаларымны яратам,
Барсыда газиз миңа,
Игътибарлырак булсалар,
Шатланып йөрим шуңа.
Изге теләк теләп торам,
Кабул булсын теләгем,
Алар бәхетле булсалар
Шатланадыр йөрәгем.
Ничек кенә яшәсәм дә,
Үпкәләмим язмышка,
Тормышымнан канәгать мин
Гомерем үтмәде бушка.
Исеңдә тот, үкенмә
Күңеләрем нидер эзли,
Ямансу кебек миңа.
Таянычым, өметем бар,
Шатланып йөрим шуңа.
Тартып алмасалар авыр
Ышанып кулың сузгач,
Аңламаганнар аңларлар
Гомеркәйләре узгач.
Яшь кешеләр дөрес сөйли,
Олы кеше дәшмәсен,
Балалары әйбәт булгач,
Шатлана ана, нишләсен.
Бала өчен яшәдем, дип,
Әйтә алмасаң сүзеңне,
Гомер буе үкенерсең,
Бик борчырсың үзеңне.
Яшьлек узгач
Җәй җиткәч тә көннәр матурлангач,
Тарта күңел чишмә буена,
Чишмә буйларында йөргән чакта
Яшь вакытлар килә уема.
Әй, яшь чагым, кая киттең соң син,
Нигә бераз туктап тормадың?
Йөгерсәм дә тота алмам диеп,
Үзем аны эзләп йөрмәдем.
Йөри-йөри яшьлек искә төшсә,
Күзәтәмен чишмә буйларын,
Сагышланган чакта шифа була,
Эчеп куйсам аның суларын.
Яшьлек узды инде, үзем беләм,
Тик шулай да йөрәк картаймый,
Нишләргә соң, күпме тырышсаң да
Яшь гомерләр кире кайталмый.
Яшьлекнең кадерен белик
Бу җәйләрдә төннәр бигрәк кыска,
Көннәр үтә, күктә ай калка,
Уйнап-көлеп туймый да каласың,
Әкрен генә сызылып таң ата.
Яшь чакларда күңел тиле шул ул,
Яшьлек узмас кебек тоела,
Арбаларын тартып гомер үтә,
Олыгайгач күңел бераз боега.
Әкрен генә гомер үтеп бара,
Яшь вакытлар төшә исләргә.
Шул чакларны уйлап йөрисең дә
Йоклаганда керә төшләргә.
Бигрәк тиз уза шул бу гомерләр,
Һәрберебез шуны аңлыйдыр.
Кадерләрен белеп яшәргә тырышыйк
Бу дөньяда беркем калмыйдыр.
Күршем Фәниягә
Каш өстенә кулларыңны куеп,
Балалар шулай көткәнсең,
Тырышып-тырышып, көннәр буе эшләп,
Бик күп еллар гомер иткәнсең.
Олы кеше шулай киң күңелле,
Шатлана ул һәрбер уңышка,
Авырмаса, план корып йөри.
Иртән йокысыннан торышка.
Җирләр кипкәч, бакчаларга чыгып,
Кулларыңа көрәк аласың.
Бакчаларда эшләп юанасыңдыр
Басасыңдыр йөрәк ярасын.
Әгәр саный китсәң, бу тормышта
Төрле чаклар булып узганнар.
Маңгаеңа сырлар өстәлгәннәр,
Чәчләреңә чаллар кунганнар.
Ник очрадың юлларымда
Нигә очрадың икән юлларымда,
Әсир итте мине йөзләрең,
Йөрәгемә урын таба алмыйм,
Һаман сине эзли күзләрем.
Йөрәгемә нигә утлар салдың,
Сүнми һаман, дөрләп янадыр,
Күзләремә шәүләң чагылгандай,
Син йөрисең кебек каядыр.
Зәңгәр күктән эзлим үзем сине,
Көндез кояш, кичен ай йөзә,
Өмет итәм һаман, сине көтәм,
Сабыр итәм, йөрәгем түзә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа