Алга
  • Рус Тат
  • Синең өчен биим

    (Ахыры).

    Икенче көнне Сәйдә йокыдан башка көннәрдәгедән иртәрәк торды. Бакчага чыгып, юынып керде дә кичтән юылып куйган бер чиләк бәрәңгене әрчергә тотынды. Авыз эченнән генә үзе ярата торган "Чәчкәләр" җырын көйли-көйли эшләп утыргангамы, әнисенең янына чыкканын да тоймый калды. Бу көннәрдә кызының очынып кына йөрүен сизеп алган ана, аңа яратып карап куйды.
    Ниһаять! Капкадан ул килеп керде. Сәйдә әрчи башлаган бәрәңгесен дә онытып, ишегалдына йөгереп чыкты. Фәндәлис белән карашлары очрашуга, йөзенә алсулык йөгергән кыз, як-ягында кеше булмаганын күреп: "Фәндәлис абый, бүген кичке унда бакча артында көтәм", - дип әйтте дә, урамга йөгереп чыгып китте. Су буена кадәр йөгерде ул, үзенең батырлыгына үзе шаккатты. Битен салкын су белән юып алды да әкрен генә кире өенә таба юнәлде. Эшчеләр инде җыелып беткән, ишегалдында эш кайный. Фәндәлис аның кергәнен тоймады да диярлек. Һәрхәлдә кызга шулай тоелды.
    Тоелды гына шул!.. Фәндәлиснең йөрәгендә нинди ялкын дөрләгәнен белсә иде кыз! Хатыны үлгәннән соң тормышының бер ягы кителгән кебек тоелган иде аңа. Бөтерчек кебек кенә бу биюче кыз авылга кайтканнан бирле юньләп төн йокысы да күргәне юк аның. Ошатты ул аны, бик ошатты! Авылга кайтып төпләнгәннән бирле, әллә ничә хатын-кызны димләп карадылар аңа. Якын да китермәде Фәндәлис. Балаларына үзе әти дә, әни дә булды. Ә менә Сәйдә кайткач, үзен яңадан тугандай хис итә башлады. Аларда эшли башлаганнан бирле үзен әйтеп бетергесез бәхетле тойды. Шуңа эшкә дә иң беренчеләрдән булып, аны күрер өчен килә иде ул. Ләкин Сәйдәнең бүгенге адымы аның өчен көтелмәгән булды. Шатланырга да, борчылырга да белмәде. Тол ир моңа әзер түгел иде. Кызны шулай читтән генә сөяргә дә риза иде ул. Сәйдәнең үзенә тиң түгеллеген аңлый иде ир. Кыз бары сәхнә өчен туган, аның куллары да чәчәкләр кабул итәр өчен генә яратылган кебек тоела аңа. Чит илләрдән гастрольдән кайтып та кермәгән, әле бар киләчәге, даны алда булган бу кызның язмышы белән уйнарга үзенең хакы юк дип санады ул.
    ... Сәйдә өчен бүгенге көн гомерендә иң озыны булгандыр, мөгаен. Кичне көтеп җиткерә алмады. Ир белән сөйләшер өчен бөтен сүзләре дә әзер, тик менә килерме икән дип кенә борчылды. Үзе эңгер-меңгер төшүгә, бакча артларына төшеп, инеш буена чирәмгә утырды.
    Ниһаять, аяк тавышлары ишетелде. Сәйдә аны шунда ук таныды. "Ул" - дип уйлап куйды кыз. Фәндәлис аның янына килеп утырды. Күпмедер вакыт тын гына утырды алар. Кыз фикерен җыя алмады. Ир аны көтте. Дөресен генә әйткәндә, ул Сәйдәнең үзен ни өчен чакырганын әлегә аңламый да иде.
    Әкрен генә сүз ялганып китте. Сүзне төзелеш эшләреннән башлаганнар иде, бераздан табигатькә кереп киттеләр. Ара-тирә ир, шаян сүзләр әйтеп, кызны көлдереп тә алды. Шулай бер сәгать чамасы утырганнардыр. Кинәт кыз сикереп торды да, инеш буендагы талга сөялеп торган Фәндәлис каршына килеп басты:
    - Фәндәлис абый, алыгыз мине кияүгә!..
    Нәрсә-нәрсә Фәндәлис бу сүзләрне көтмәгән иде. Әкрен генә кызның кулларын учларына алды, күзләренә карап:
    - Сәйдә, сеңлем, гафу ит, син киләчәгеңне минем өчен корбан итәргә тиеш түгел, - диде.
    - Нинди корбан турында сөйлисең син, мин бит чын күңелдәген әйтәм. Минем синең балаларыңа әни буласым килә...
    Фәндәлис эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алгандай булды. Кыз аларга кергән көнне ул Сәйдәләрнең түбәләрендә эшләде. Күрше урам аннан уч төбендәгедәй күренеп тора. Кызның үзләренә кергәнен дә, чыкканын да күреп торды ул көнне ир.
    "Балаларны кызгана, күрәсең, - дип уйлап куйды ир, - бигрәк олы йөрәкле икән".
    Араларында озак кына тынлык урнашты. Фәндәлис нәрсә әйтергә дә белмәде. Тик кызны акылына китерергә кирәк иде. Шуңа күрә әкрен генә сүз башлады ул:
    - Беләсеңме, мин сине беренче күрүдә үк ошаттым. Йокымсыраган күңелемә синең кайтуың кыш уртасында яз килгәндәй тәэсир итте. Ләкин тормышның үз кануннары аның. Син һәм мин - икебекз ике язмышлы кеше. Гомумән, син бөтенләй бүтән тормыш өчен тугансың, Сәйдә. Мин синең нәфис иңнәреңә үземнең җиңел булмаган тормышымны сала алмыйм...
    Сәйдә елый иде. Ир аны сискәндерүдән куркып, әкрен генә китеп барды. Кызның хисләре сафлыгын аңлаган иде инде ул. Бик авыр иде аңа бу минутларда. Өзелеп яраткан кешесенең өметен өзүеннән йөрәге әрнеде.
    Икенче көнне ир эшкә килмәде. Сәйдә өчен бу тагын да авыррак иде. Кыз төшкә кадәр түзде дә Фәндәлисләргә китте. Ни гаҗәп, ир өйдә юк иде. Балалар үзләре генә. Теге көндәге кебек аш исе дә таралмаган. Сәйдә олы кыздан әтиләренең кайдалыгын сорады. Анысы иңбашын гына сикертеп куйды:
    - Кичә кич белән чыгып киткәннән бирле кайтмады ул.
    Сәйдә балаларның бүген бөтенләй ашамаганлыкларын аңлап алды, тиз генә ботка пешерде. Идәннәрне юып чыгарды. Балалар белән җыелышып ашарга гына утырганнар иде
    ишек келәсе шакылдады - бу Фәндәлис иде. Кичә Сәйдә яныннан киткәннән соң, атын җигеп, урмандагы умарталыгына китте ул. Төне буе шунда утырып чыкты. Таң алдыннан гына йокыга киткәнен сизми дә калган. Шуннан кайтып килеше иде аның.
    Аның ишектән килеп керүе булды кечкенә кызы каршына килеп тә басты:
    - Әти безнең әниебез кайтты...
    Фәндәлис кызын кулына күтәреп алды:
    - Әйе, кызым, әниегез кайткан икән шул.
    Ирнең күзләрендә шатлык яшьләре иде...

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: