Алга
  • Рус Тат
  • Синең өчен биим

    Хикәя

    Бүлмә уртасында өстәл тора. Өстәл өстендә зифа буйлы кыз бии. Өстәле дә зур түгел. Кыз кискен хәрәкәтләр ясаганда, егылып киткәндәй тоела. Ләкин бу шулай тоела гына, чынбарлыкта исә, кызның хәрәкәтләре шундый төгәл, ул карамыйча да өстәлнең һәрбер почмагын тойган төсле.
    Сәйдә ул. Үзенең эчкерсез теләге, иң зур хыялы тормышка ашуын әнә шулай тантана итә. Югыйсә, әле берничә ай элек кенә ул бу хакта уйларга да кыймый иде. Бүген исә аның каршында ул көткән яңа тормыш!.. Бик күпләр кызны бу адымы өчен юләргә санады, тик аның анда эше юк, ул үзен бүген җирдәге иң бәхетле кеше итеп тоя.
    ...Сәйдә авылда үссә дә, яшьтән бик нәзакатьле, зифа буйлы булып үсте. Дус кызлары сыер савып, көянтәләп сөт илткәндә, ул чүәкләрен алып, клубка бию түгәрәгенә ашыга иде. Сәхнәдә үзен аккоштай тоткан кызларының әлеге шөгылен әти-әнисе дә хуплады, мәктәпне тәмамлауга5 сәнгать институтының хореография бүлегенә укырга керттеләр. Кыз шәһәрне дә үз итте, укуын да яратты. Сессиядән сессиягә кадәр тырышып укый торгач, дүртенче курсны тәмамлаганын сизми дә калды. Тоелмый да калды шул. Беренче курстан башлап концертларда катнаша башлады, Казанда ул чыгыш ясамаган сәхнә калмады да диярлек. Җәйге каникул вакытында гастрольләргә йөргәнлектән, авылга, ялгыз әнисе янына ялга кайту да сирәк эләкте аңа. Быел исә, имтиханнарын биреп5 сессиясен тәмамлауга ук авылга кайтып китәргә карар кылды. Бергәләп гастрольләргә чыгарга чакыручыларның тәкъдимнәрен кире кагып, туган авылына җыена башлады. Бары тик Закир гына Сәйдәнең авылга кайтып китүенә бик үк сөенмәде. Кызны Казанда калдыру өчен әллә нинди сәбәпләр уйлап тапты.
    Закир - Сәйдәнең дус егете. Әле беренче курста укыганда ук дуслашканнар иде, шуннан бирле матур гына йөриләр. Яратамы аны Сәйдә? Үзе дә белми. Тик Закир янында ул үзен тыныч, ышанычлы сизә. Янәшәсендә кавалеры булгач, башка егетләр дә бәйләнми. Тик бу юлы ул Закирга да карап тормады. Авылга! Авылга! Күңеле бары тик туып-үскән ягына ашкынды.
    Әнисе янына Сәйдә буш кул белән генә кайтмады. Күчтәнәчләрдән тыш, инде ике ел концерт куеп җыйган акчасын да алып кайтып бирде. Өйләре инде искергән, әтисе үлгәннән бирле артык кадак та кагылмаган иде. Шуңа күрә әнисе Халидә апа кызы алып кайтып биргән акчага йорт-җирен төзекләндерергә булды. Әниле-кызлы төзелеш эшенә тотындылар. Сәйдә районга барып, материаллар кайтартты. Халидә апа эшчеләр белеште.
    Дүшәмбе көн иртүк эшчеләр килеп эшли дә башлады. Иске-москыларны сүтеп аттылар, кайсы такта эшкәртә, кайсы багана утырта - ишегалдында, кырмыска оясыдай, эш башланды. Өйдә дә эш кызу - әниле-кызлы алты ир-атка ашарга әзерләп торалар.
    Үзләрендә эшләүче ирләрнең күбесен таный Сәйдә. Кайсы дус кызының әтисе, кайсы кода тиешле кеше. Ә менә берсен һич таный алмый интекте. Утыз-утыз биш яшьләр тирәсендәге ир-атны кем дип тә әйтергә белми. Җитмәсә, исеме дә таныш түгел, Фәндәлис атлы.
    Эшчеләргә төшке аш ашатып чыгарганнан соң, Сәйдә әнисеннән Фәндәлис турында сорашты. Халидә апа кызына ирнең кем булуын, тормышы турында барысын да сөйләп бирде.
    Фәндәлис - күрше урамда яшәгән Фәхрулла абый белән Газизә апаның төпчек улы икән. Армиядә хезмәт иткән җирендә өйләнеп калып, Төмәндә яшәгән. Хатыны яман шештән үлеп киткәч, өч баласын алып, әти-әнисенең буш торган йортына кайтып урнашкан. Бик акыллы, тәртипле, кулыннан бар эш тә килүче ир икән. Балалары - ике кызы, бер улы мәктәптә укыйлар, ди. Өйләрендә хатын-кыз булмаса да, бөтен җире тәртиптә, балалары да һәрвакыт чиста-пөхтә йөри икән.
    Сәйдәгә әнисе әнә шуларны сөйләде. Кыз әлеге тарихны кызганып та, кызыксынып та тыңлады. Аның Фәндәлиснең балаларын, тормышын барып күрәсе килде. Ул төнне аның күзенә йокы кермәде. Ни өчендер, уе һаман шул ир тирәсендә бөтерелде. Әллә ошатты, әллә кызганды шунда, үзе дә аңлый алмады.
    Иртән эшчеләр җыелып эшли башлауга, ул әнисенә хәзер кайтам, диде дә чыгып китте. Юлы туп-туры Фәндәлис торган йортка алып барды. Келәсе бау белән генә эленгән капканы ачты да, әкрен генә өйгә узды.
    Ике бүлмәле гади авыл өе. Арттагы якта зур мич, өстәл, газ, суыткыч. Алдагы өй белән аш бүлмәсен чаршау гына бүлеп тора. Кыз чаршауны күтәреп, алдагы өйгә күз салды. Түрдәге караватта сап-сары чәчле, сигез-тугыз яшьләр тирәсендәге ике кыз йоклап ята. Тәрәзә кырыендагы ятакта ир бала йоклый. Анысына ун-унике яшьләр тирәсе булыр. Сәйдә балаларны уятудан куркып, әкрен генә арттагы өйгә чыкты. Өйгә яңа пешеп чыккан аш исе таралган. Балалары торырга ашарга пешереп калдыра икән, дип уйлап куйды ул. Йорт эчендәге чисталыкка-пөхтәлеккә, чыннан да, искитәрлек иде. Кайбер хатын-кызлы өйләрдә дә моны күрмәссең. Сәйдә әкрен генә келәне элеп чыгып китте. Ике урам арасындагы тыкрыктан атлаганда да әлеге йортта күргәннәре хакында уйланды ул. Яңадан шунда керәсе, шул балаларны башларыннан сыйпап, йокыларыннан уятасы килде. Кыз үзенең уйларыннан үзе дә оялып китте. Уйлана-уйлана үз йортлары янына кайтып җитүен дә сизми калды.
    Капка төбендә үк аның каршына такта күтәргән Фәндәлис очрады. Бер мизгелдә аларның карашлары очрашты. Сәйдә үзен зур җинаять өстендә тотылгандай хис итте. Тиз генә өйгә кереп китү җаен карады.
    Сәйдә шул мизгелдән бөтенләй бүтән тормыш белән яши башлады. Үзе әнисенә булыша, пешерә-төшерә, ә уенда иртәнге күренешләр һәм5 әлбәттә... ул. Кыз, ниһаять, үзенең Фәндәлискә гашыйк булуын, аңа бәйле һәр нәрсәнең үзе өчен якын, кызыклы булуын аңлый башлады. Сап-сары чәчле ике кызның башларыннан сөясе килде. Әнә шундый татлы уйлар белән кыз йокыга талды.
    (Дәвамы бар).

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: