Синнән башка авыр яшәү...
БӘЕТ (Бердәнбер яраткан дәдәм Лягушкин Алексей истәлегенә)
Белмим, ничек башлыйлардыр
Бәетләрнең башларын.
Чын күңелемнән язам сезгә
Ни күргәнен башларым.
Көзләр быел җылы килде
Көн дә кыздырды кояш.
Шул көннәрдән бирле кипми,
Күзләргә тыгылган яшь.
Әти урынына калган
Дәдәбез китте үлеп,
Балалары көн дә елый,
Без хәзер ятим, диеп.
Мамаңның, сеңелләреңнең
Ышанычы син идең,
Утыз өч яшь тулар тулмас
Кара гүрләргә иңдең.
Ялгыз калды хатының һәм
Ике газиз багалмаң,
Синең кебек кешеләрне
Мин беркайдан табалмам.
Сурәтеңә көн дә карыйм
Сизәм бит - ишетәсең,
Әйт шуннан безгә киңәшең
Йөрәкне нишләтәсен?
Телгәләнә бит йөрәкләр,
Өзелә лә үзәкләр,
Ничек басыйк бу хәсрәтне
Әйтегезче теләкләр.
Ишекләрдән бер елмаеп,
Килеп керерсең сыман.
Зират юллары ябык шул,
Инде кар күмеп куйган.
Син бик яхшы кеше идең,
Бар кеше сине яратты.
«Юк» дип бер әйтә белмәдең,
Һәркем елап озатты.
Кулың белмәгән бер эш юк,
Барын үзең булдырдың.
Хәзер эшкә кул да бармый,
Безне кемгә калдырдың?
Кайчан гына шалтыратма
Һәрчак килдең ярдәмгә,
Хәзер булышуын сорап
Барыйк икән кемнәргә?
Утыз өчтә, дәдәй, бәгърем,
Тормыш башлана гына,
Утыз өч ул Христос яше
Ходай, ташлама гына.
Бер ел буе газапланып
Шул чир белән көрәштең,
Язмышны җиңеп булмый шул,
Ахыр чиктә бирештең.
Тагын бик күп язар идем Дәдәй, синең турында.
Беркайчан да онытмабыз,
Син булырсың уйларда.
Инде кала хәзер безгә
Искә генә сине алырга.
Без сине бик сагынырбыз,
Син әле безне сагынма!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа