Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • ТАКСИСТ ХАММАТ (1)

    1

    Тигез, асфальт юлдан барулары - җан рәхәте! Машина синең катнашыңнан башка үзеннән-үзе бара кебек: бер җире дә шалтырамый, кылтырамый, ыңгырашмый - тәгәри дә тәгәри генә. Хаммат шулай юлның төзеклегенә, машинасының текелдәп кенә эшләвенә, болытлар арасыннан чыккан көзге сүрән кояшка сөенеп-ләззәтләнеп барды. Эш сәгате бетсә дә: "Тагын бераз эшләргәме соң?" дип үзенә сорау бирде. Көн матур. Шәһәрдә яшәсә дә, авылда туып үскән кеше булгангамы, табигатьнең гүзәл, сихри-әкияти мизгелләре аның кәефен күтәрә. Әнә, агачлар инде яфраксыз, әмма якынлашып килүче кышның салкын җилләреннән адәм балаларын ышыкларга-сакларга тырышалар сыман.

    Хаммат "Адмирал" сәүдә үзәге - базар янында туктады: аңарга шул тирәдәге юлчыларга хезмәт күрсәтү бурычы йөкләнгән. Базар ишегеннән, арып-талып, ике кулына зур пакетлар күтәргән, ә йөзеннән яктылык сирпелеп торган, шактый олы яшьтәге ханым чыкты. Әйе, якты, акыллы йөзле апа - шулай уйлады Хаммат. Таксист булып эшли башлагач, психологка әйләнеп бара ахрысы... Юлчыларның йөз-кыяфәтләренә карап, нинди кеше икәнен чамалап була: караңгы чырайлы, тупас, әрләшергә генә торучылар, мөлаем, тагын... тагын... башкалары бар. Хамматның такси янында басып торуын күрепме, юлы шул уңайда булгангамы, ханым туп-туры аңарга таба килә башлады.

    - Космонавтлар урамына илтеп куймассызмы? - дигән ягымлы тавыш иясенә Хаммат каршы килмәде.

    - Утырыгыз.

    Ханым, елмаеп, сорау бирде:

    - Кайсы як мишәре?

    - Бер сүздән минем мишәр икәнемне таныдыгыз, ә? Пенза ягыныкы, тик Бакудан күченеп кайткан мишәр булам.

    Ни хикмәттер, шушы таныш түгел ханымга Хамматның ничек Казанга кайтуын, тормыш хәлләрен сөйлисе килде. Эчтән генә тагын берәр сорау бирсәче, дип теләде. Күп еллар таксист булып эшли, ә чит кешегә үз тормышы турында авыз ачып, бер кәлимә сүз әйткәне дә юк, теләге дә булганы юк иде. Ә бу ханым белән сөйләшәсе килә.

    - Пенза якын гына бит! Баку аша урамасагыз да була иде түгелме соң?

    "Чабатаңны катласаң, ныгыр; сүзеңне катласаң, сүтелер" дигәндәй, ир сүз йомгагын әкрен генә сүтә башлады:

    - Була иде булуын да... Тормыш дигәнеңнең сикәлтәле-түмгәкле сукмаклары адәм баласын урау юлларга кертә икән. Армиядә Баку тирәсендә хезмәт иттем. Табигате матур, диңгез буе, яшәр өчен мөмкинлекләре-уңайлыклары күп... Армия хезмәтем тәмамлангач, авылыма кайттым - рәхәтләнеп эшләрлек эш юк. Яшьләрнең күбесе Мәскәү ягына юл тота. Мин дә Бакуга китеп бардым. Һөнәрем буенча шофёр мин. Эш табу кыен булмады. Читтән торып укыдым да автомеханик булдым. Зур гына гаражга мөдир итеп куйдылар. Бакуга Түбән Новгород шәһәреннән абыйларына кунакка килгән мишәр кызына өйләндем. Ике малай үстердек. Алар Казанда укыйлар, шунда эшкә урнашып калырга уйлыйлар. Бертуган абыем да Казанда яши. Без дә кайтырга булдык. Бакуда өч бүлмәле фатирым, диңгез буенда би-ик шәп дачам бар иде. Шуларны ярым-йорты бәягә саттык. Гомерең буе тапкан малыңны ташлап, бушка калдырып китүләре иллә дә авыр икән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: