Алга
  • Рус Тат
  • Терсәк якын да шул...

    Ләбибә урамда гөрләшкән тавышлар ишетеп тәрәзәдән карады.

    Сыйныфташ кызларының клубка чыгып баруы икән. Аларның өйләре клубка бара торган тыкрык янында, шуңа күрә кем чыккан, кем кайткан барысы да күренә. Ул, иптәшләре аны күрмәсен дип, тәрәзә пәрдәсенең читен генә күтәрде. Әле кайчан гына бергәләшеп күңел ачып йөргән дусларының елмаюлы йөзләрен күреп, ирексездән күзеннән яшьләр тамды. Хәзер генә үзенең нинди ялгыш ясавын аңлый башлады ул...
    Ләбибә унберенче сыйныфка күчкәч, аларның мәктәбенә яңа физкультура укытучысы килде. Озын буйлы, каратут йөзле Гафур яшь укытучыларның гына түгел, өлкән сыйныф кызларының да төн йокысын алды. Күпләр читтән генә яңа укытучыга гыйшык тотты.
    Ләбибә озак уйлый торганнардан түгел, беренче дәресләрдән үк Гафур янында бөтерелә башлады. Тәнәфес вакытында да аның кабинетына кереп югала, ул гына да түгел, Гафурның фатир хуҗасы Әминә әби белән дә дуслашып өлгерде. Кичләрен әби янына дигән булып, аларга килә башлады. Ирнең дә йөрәге таш түгел, тулып пешкән, курчак кебек чибәр кызның үзенең янында бөтерелүе аңа да ошый иде булса кирәк. Ләкин Гафур үзенең урынын белә иде, Ләбибәгә дә күбрәк сеңлесенә карагандай карарга тырышты. Ә кыз мәктәптә дә, дәрестән соң да Гафур "абыйсы" яныннан китмәде.
    Әминә әбине кышка балалары Казанга алып китте. Гафур үзе генә яшәп калды. Алиянең әнисе кызына бүтән анда барып йөрмәскә киңәш итте. Ни әйтсәң дә, авыл җирендә кыз баланың егетләр янына барып йөрүе килешә торган эш түгел. Ә Ләбибәне алай гына тотып буламы соң, әллә нинди сәбәпләр белән качып чыгып китә иде.
    ... Ул көнне Гафур янына күршедә яшәүче Әхәт абый кереп утырды. Гомер эченә бер кергән күршесенә Гафур аракы куймый булдыра алмады. Үзе эчү белән бик мавыкмаса да, күрше абый белән сөйләшә-сөйләшә шешәнең бушаганын сизми дә калды алар. Әхәт абый айкала-чайкала чыгып китеп өлгермәде, ишек яңадан ачылып китте. Аннан кышкы һавага уралып Ләбибә килеп керде. Өске киемнәрен салып куйгач, Гафур янына барып басты ул. Егетнең бүген үзенә бөтенләй башкача каравын сизгән кыз, батырая төште, өстендәге юка кофтасының төймәләрен чишә башлады. Хәмер тәэсиренә тагын әллә нинди хисләр кушылды, Гафур кызны кочагына алып, үбәргә тотынды, кыз да каршы килмәде...
    Сөембикә апа иртән күзен ачуга ук кызының өйдә кунмавын аңлап алды. Йөрәген шом алды, ул әтисе сизенгәнче дип, кызын эзләргә чыгып китте. Аяклары ирексездән Әминә әби өенә таба атлады. Капка ачык иде. Өй ишеге дә эленмәгән, ана туп-туры алдагы өйгә үтте. Ә анда аның унсигезе дә тулмаган кызы ир кочагында йоклап ята иде...
    ... Яңа ел каникуллары алдыннан Гафур белән Ләбибәнең туен үткәрделәр. Ләбибә мәктәпне ташлады. Туй вакытында, Гафурның туган ягында яшьтән йөргән, сөйгән кызы калуы ачыкланды. Сабантуйга өйләнешәсе булган алар. Кыз бик елаган, диләр. Гафур туйдан соң бик аз сүзле булып калды. Юк, Ләбибәне какмады да, сукмады да ул. Тик араларында ниндидер киртә торган кебек иде.
    Ләбибә үзенең ялгышын бик тиз аңлады. Тик артка юл юк иде инде. Башка ялгышлар ясамаслык итеп яшәргә генә кирәк иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: