УКУЧЫЛАРЫБЫЗГА ШИГЪРИ БҮЛӘК
Туган авылым
Туган авылым бигрәк матур,
Зур ак кала диярсең,
Иртән кояш чыккан чакта,
Алсу нурга күмеләсең,
Сагынып кайтам ак каламны,
Китсәм әгәр еракка.
Һич тиңнәр юк авылыма,
Язлар җиткәч бигрәк тә.
Тезелешеп кошлар кайта,
Онытмадык без, диеп.
Табигать тә каршы ала,
Яшел күлмәген киеп.
Бигрәк матур табигатең,
Мин шуңа хәйран калам.
Башка җирдә яши алмам,
Мәңгегә синдә калам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа