Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Тормышыбызны догалы итик

    Дога – Аллаһыга ихлас күңелдән чыккан ялвару сүзләре ул.

    Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең догага кагылышлы бик күп хәдисләре бар. Ул: «Дога – ул гыйбадәт»; “Дога – мөэминнең коралы”; “Дога тәкъдирне үзгәртә ала”; “Дога бәладән коткара” дип әйткән. Нәрсә соң ул дога? Аның көче нинди? Нинди очракларда адәм баласы дога кыла? Һәм ул безгә нинди тәэсир ясый ала?
    Дога Коръән теле – гарәп телендә дә, үзебезнең туган телебездә дә кылына ала, чөнки дога, әйтүебезчә, ихлас күңелебездән чыккан сүзләр. Доганың кодрәте бик зур. Чынлыкта, ихлас йөрәктән, Аллаһының кабул итүенә ышанып кылынган догаларның кабул кылыну ихтималы зур. Хәтта Пәйгамбәребез догалары һәрвакытта да кабул була торган өч төрле кешене әйтеп киткән. Хәдистә болай дип әйтелгән: “Өч кешенең догасы кире кагылмый. Ул – ата-ананың баласы өчен кылган догасы, ураза тотучы кешенең догасы һәм мосафир кешенең догасы” (имам Әл-Бәйһакый).
    Гадәттә кеше кыен вакытларында дога кыла, Аллаһыга ялвара башлый. Нигә шулай соң? Чөнки адәм баласы зәгыйфь итеп яратылган һәм ул һәрвакытта да Раббысына мохтаҗ. Кызганычка, без моны рәхәт вакытта, борчу-мәшәкать килмәгәндә сизмибез. Ә менә башыбызга берәр бәла төшсә, йә авыр хәлдә калсак, курыксак Раббыбызга мөрәҗәгать итәбез. Бу адәм баласы өчен сулар һава кебек кирәк, чөнки кешегә дога кылмыйча, Яратучысына мөрәҗәгать итмичә яшәү кыен. Аның көчсез итеп яратылуы һәм Яратучысына мохтаҗ булуы хакында Коръәни Кәримдә дә әйтелгән:
    “...кеше зәгыйфь буларак яратылган”.
    «Ән-Ниса / Хатыннар», 4:28
    Доганың көче зур икәнен беләбез. Бер хәдисендә Расүлебез: «Тәкъдирне бары тик дога гына туктата», – дип әйткән (имам Әхмәд).
    Шунысын да белик: Раббыбыз безнең дога кылуыбызга мохтаҗ булмаса да, безнең дога белән мөрәҗәгать итүебезне ярата. Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Аллаһыдан нигъмәт сорагыз, дөреслектә, Аллаһы Үзеннән сораганны ярата», – дип әйткән (имам Әт-Тирмизи). Хәтта бер хәдисендә: «Әгәр дә кеше Аллаһыдан сорамаса, Ул аңа ачулана», – дигән (имам Әхмәд).
    Дога – безнең өчен зур мөмкинлек, Раббыбызның безгә биргән нигъмәте ул. Дога кылып без рухи яктан ныгыйбыз, Раббыбызга якынаябыз, бу дөнья авырлыкларына, мәшәкатьләренә чыдам булырга өйрәнәбез. Шуңа да дога кылу нигъмәтен кулланыйк, тормышыбызны догалы итик. Үзебез һәм гаиләбез өчен, якыннарыбыз, кардәшләребез һәм Ахирәт дөньясына күчкән мөэминнәребез өчен һәрдаим догада булыйк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: