8 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Питрәч районы сайлаучылары вакытыннан алда тавыш бирә ала
14 сентябрь көнне Татарстан халкын мөхим вакыйга көтә - Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау. Бу көнне сайлауга килә алмаучылар өчен алдан килеп тавыш бирү мөмкинлеге бирелә.
-
Питрәчтә яшәүче Вуколова Анна Филипповнаны район башлыгы 90 яшьлек юбилее белән котлады
Питрэчнең Җиңүнең 65 еллыгы урамында яшәүче Анна Филипповна Вуколовага бу көннәрдә 90 яшь тулды. Әлеге истәлекле көне белән аны Питрәч районы башлыгы Эдуард Дияров котлады.
-
Хезмәтләрен бәяләделәр
Питрәч муниципаль финанс-бюджет палатасында һөнәри бәйрәм уңаеннан берничә хезмәткәрне күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләрен югары бәяләделәр.
-
Питрәч районы Кощак авылы мәктәбе укучыларны капиталь ремонт ясалган матур бинада каршы алды
Күңелле җәйләр артта калды. 1 нче сентябрь - белем көнендә районның барлык мәктәпләрендә беренче кыңгырау яңгырады. Быел мәктәпләрдә 2648 укучы белем алачак, шуларның 341 беренче сыйныф укучылары. Шунысы игътибарга лаек, районның 3 мәктәбе укучыларны капиталь ремонт ясалган матур биналарда каршы алды. Шул исәптән Кощак урта мәктәбе дә.