14 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Чыршы утлары сүнде
Питрәчлеләр белән Кыш бабай саубуллашты, гүзәл чыршыда утлар сүнде. Күңелле кышкы бәйрәмнәргә һәм әкият геройларына "Сау булыгыз!" дип әйтер өчен районның төп чыршысы янына балалар да, өлкәннәр дә җыелган иде.
-
“Ниһаять, үзебезнең торыр җиребез бар”
Питрәчлеләр Татарстанда 2015 елда беренчеләрдән булып социаль программалар кысаларында күптән көткән фатирларын алды. Район мәдәният йорты сәхнәсендә район башлыгы Эдуард Дияров, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин питрәчлеләргә ал тасма бәйләнгән фатир ачкычлары тапшырды.
-
Питрәч районының яшь талантлары лауреат булды
Кышкы каникул көннәрендә Казанда үткән "Раштуа әкияте" 4 нче Халыкара эстрада иҗаты фестиваль-бәйгесендә "Иң яхшы Раштуа җыры" номинациясендә 8 яшьлек Милена Сәлимгәрәева, "Эстрада вокалы" номинациясендә 7 яшьлек Камилә Гафурова икенче дәрәҗә лауреат дипломына лаек булдылар. Кызларның икесе дә Богородск авылыннан.