20 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Питрәч районы Иске Шигали авылында тиздән күпфункцияле үзәк сафка басачак
Иске Шигали авылында 1 декабрьдән төзү эшләре кайный.
-
Питрәч районында үткән “Иң яхшы чыршы” бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды
12 гыйнвар көнне районда үткән "Иң яхшы чыршы" конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Әйтергә кирәк, һәрбер оешма һәм авыл җирлекләре бу конкурска ныклап әзерләнгән иде. Район администрациясе бинасының зур залында бәйгедә җиңеп чыккан оешмаларны район башлыгы Эдуард Дияров бүләкләде.
-
Шәле мәчете бәйге игълан итә
Шәле авылының "Захир" мәчете, Мәүлид ае уңаеннан, Мөхәммәт (СГВ) пәйгамбәребезгә багышланган шигырьләр бәйгесе игълан иткән. Бу турыда безгә мәчетнең имам-хатыйбы Тимур Латыйпов хәбәр итте. Бәйгедә 5-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала. Җиңүчеләрне бүләкләр дә көтә.
-
Ленино - Кокушкинодан Андрей Федорович Петухов җиңүче
Бу абый "Россия Федерациясе Конституциясен иң яхшы белүчеләр" викторинасында җиңеп чыккан. Викторинаны Үзәк сайлау комиссиясе белән берлектә күзләре начар күрүчеләр оешмасы оештырган. Шунысы куанычлы, 70 кеше арасында ул иң күп белүче булып тора.
-
Питрәч районында Парклар һәм скверлар планы эшләнде
Питрәч районы башкарма комитеты быел районда Парклар һәм скверлар елы үткәрү буенча чаралар планы раслады.