18 декабрь 2013 яңалыклары
-
Питрәчтә бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
20 декабрьдә "Батыр" мәдәни-спорт комплексындагы "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә юристлар гражданнарны кабул итәчәк. Бу вакытта бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк. Мөрәҗәгать итегез һәм сезгә ярдәм итәчәкләр. Кабул итү иртәнге сәгать 8дән көндезге сәгать 4кә кадәр булачак.
-
ҖИҢҮЧЕЛӘР БИЛГЕЛӘНДЕ
Районда барган "Музыкаль портал" фестивале төгәлләнде. 1 нче урынны кощаклылар яулады. Аларга диплом һәм видеокамера бүләк ителде. 2 нче урында Пановка командасы. Аларга да шул ук бүләкләр тапшырылды. 3 нче урын алган питрәчлеләр диплом һәм фотоаппаратка ия булды.
-
Эше дә, ашы да бер урында
Кощак авылында полиция оперуполномоченные өчен административ-торак комплексын ачу тантанасы булып узды.