15 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
ПИТРӘЧ ЗАГС ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ 6 ГАИЛӘ НИКАХЫН ТЕРКӘДЕ
Ел башыннан район ЗАГС хезмәткәрләре 6 бәхетле парның никахын теркәде. Бу алтын балдаклар алмашкан һәм гаилә коручы парлар Шәледән, Карповкадан, Питрәчтән һәм Олан Иленнән.
-
ПИТРӘЧ РАЙОНЫ ПОЛИЦИЯ КЫШ БАБАЕ
Район полиция хезмәткәрләре 7 гыйнварга кадәр Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенеп, авыр тормыш хәлендә калган балалар янына бардылар. "Полиция Кыш бабае" республика акциясе барышында алар 36 гаилә балаларын бәйрәм белән котлап, бүләкләр өләште. Бу сабыйлар өчен көтелмәгән шатлык иде.