24 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Питрәч районында ЮХИДИ хезмәткәрләре 3 исерек шоферны тоткарлады
ЮХИДИ хезмәткәрләре соңгы атнада транспорт белән исерек хәлдә идарә итүнең өч очрагын теркәде. Исерек машина йөртүчеләр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен озак вакытлар штрафларын түләмәгәннәрнең фамилияләре хәзер ЮХИДИның "Хурлык тактасы" дип аталган сайтына куела.
-
“Вперед”-“Алга” район газеталарына вакытыннан алда язылу игълан ителде
Вакытлы матбугатка вакытыннан алда язылу башланды. Ул 1 февральдән 2014 елның II яртысына язылырга мөмкин булачак. Почта бүлекчәләрендә теләгән газета-журналларга беренче яртыеллык бәяләреннән яздыралар.
-
Питрәч аграрийларына югары сыйфатлы продукция өчен субцидия бүлеп бирелә
Район аграрийларына югары һәм беренче сортлы сөт саткан өчен субсидияләр бүлеп бирелә. Алар Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан алына. Бер баш сыерга уртача алганда, субсидия 5 мең сумнан артып китә. "Ак барс Питрәч", "Макс-Ойл" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләргә, "Сабан", "Абдуллин Х.С." кебек крестьян-фермер хуҗалыкларына субсидия күләме бер сыерга хәтта 7-8...