21 май 2014 яңалыклары
-
Приставлар бурычлы кесәсен юкарта
Хәзер суд приставлары бурычлының банк картасыннан акча салдырып ала ала. Бурычлылар үз счетларыннан акча югалуын соңыннан гына белә. Хәбәрчебез суд приставлары башлыгы Илзирә ЗАРИПОВА белән әлеге темага әңгәмә корды.
-
Бер ел бик тиз үтә ул
15 майда Питрәчтән армиягә солдатлар озаттылар. Бу юлы 36 питрәчле солдат формасы киячәк.
-
Питрәч районында террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды
Районның терроризмга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында питрәчлеләрне саграк булырга чакырдылар. Монда терроризм һәм экстремизмга каршы җәмагать куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсъәләләре каралды. Комиссия эшендә район башлыгы Эдуард Дияров катнашты.
-
Питрәч районы хуҗалыкларында терлекләр җәйге лагерьларга күчерелде
«Соя -Колай" хуҗалыгының игенчеләре белән беррәттән, терлекчеләре дә тик тормый. Хәзер алар өчен дә иң җаваплы чор - терлекләрне җәйге лагерьларга күчерәләр. Бу атнада Колай авылыннан 15 км ераклыктагы болынлыкта үзенең сөтүткәргече булган җәйге лагерь ачылды.