7 июль 2014 яңалыклары
-
Галиевнең акча янчыгы шактый юкарачак
Күптән түгел Питрәч районы прокуратурасы ришвәт бирү һәм хулиганлык белән бәйле җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады, шулай ук куркыныч җитештерү объектыннан файдаланганда шактый кимчелекләрне ачыклады.
-
Питрауга килегез!
12 июльдә Янсуар авылында Питрау бәйрәме уздырылачак. Борынгы керәшен татарлары йоласы кичке сәгать 6да башлана. Сез биредә күптән күрешмәгән дус-ишләрегез, танышларыгыз, авылдашларыгыз белән күрешә, рәхәтләнеп ял итә алачаксыз. Төрле бәйгеләр, аттракционнарда катнаша аласыз. Таңга кадәр көрәш карап, бил алышучылар өчен янып-көеп утырырсыз.
-
Рөстәм Миңнеханов партия исемлеге башында торырга ризалык биргән
2 июльдә "Бердәм Россия" партиясенең башлангыч оешмалары секретарьләре җыелышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Дәүләт Сосетына сайлауда партия исемлеге башында торырга тәкъдим итәләр. Сайлау 14 сентябрьдә узачак. Президент ризалыгын бирә.