1 август 2014 яңалыклары
-
Китапханәләрдә заманча җиһазлар
Бүген Татарстанда районнарда күпфункцияле мәдәни үзәкләр төзү проекты гамәлгә ашырыла. Аларда китапханәләргә дә урын бирелә. "Бердәм Россия" партиясе "Авыл китапханәләре" проекты кысаларында китапханәләрне заманча җиһазлар белән тәэмин итүдә ярдәм итә. Бу проектның максаты - китапханәләр эшен җанландыру һәм социаль-мәдәни, мәгълүмати үзәкләр үсешен алга җибәрү.
-
Урып-җыю алдынгылары
Агропромышленность комплексы хезмәткәрләре, профсоюз райкомы, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм авыл җирлекләре Советлары җитәкчеләре тәкъдиме белән быелгы урак өсте алдынгылары билгеләнде (авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 31 июль мәгълүматлары).
-
Питрәч районы Шәле авылы чишмәсе яңа төсмер алды
Берничә чишмәне берләштерүче Шәле авылы чишмәсенә халык хәзер аеруча яратып йөри. Рамазан аенда ул изге күңелле кешеләр тарафыннан төзекләндерелә һәм танымаслык булып үзгәрә. "Ат чишмәсе" дип аталган Шәле авылы чишмәсендә безнең иҗат группасы да булып кайтты.