Питрәч районы “Соя-Колай” хуҗалыгында да кызу темплар белән урып-җыю эшләре бара
Бу көннәрдә район хуҗалыклары урып-җыю эшләренең экваторын узды. Уңышлы гына эшләп килүче оешмалар арасында "Соя Колай" хуҗалыгы да бар. Әлеге хуҗалык игенчеләре инде уҗым культураларын уруны төгәлләп, 19 августта сабан бөртеклеләрен җыерга керештеләр.