26 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Җиңү паркы күзгә күренеп үзгәрә
Бу көннәрдә авыл үзәгенең үзгәреш кичерүен һәммәбез дә күреп торабыз. Җиңү паркында реконструкция эшләре актив темплар белән алып барыла. Питрәчнең нәкъ үзәгендә техника тавышы яңгырап тора, кешеләр эш белән мәшгуль. Нигездә болар ирекле ярдәмчеләр: "Форпост", "Бердәм Россия" Яшьләр гвардиясе", "Яшьләр аграр берләшмәсе" әгъзалары һәм башкалар.
-
Игелеклелек өләшүчеләр
"Кайгырту" үзәгендә 5 медицина хезмәткәре эшли, алар ай саен 60 кешегә хезмәт күрсәтә. Алар инвалидлар, тыл хезмәтчәннәре, сугышта катнашучыларны тәрбияли.
-
“Кояшкай”да талантлар ачыла
Иртәгә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Тәрбиячеләр көнендә балаларыбызны кайгыртучылар, аларга дөньяны танырга өйрәтүчеләрне бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Шундый тәрбиячеләрнең берсе Нәзирә Газимова да мөһим эш башкара. Ул "Кояшкай" бакчасында тәрбияләнүче 164 балага татар теле өйрәтә.