5 декабрь 2014 яңалыклары
-
Биргәнгә биш тә күп, алганга алты да аз
Ел саен 9 декабрьдә Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Аны 2003 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе игълан иткән. Әлеге ришвәтчелеккә каршы БМО Конвенциясе аңа кул куйган дәүләтләргә ришвәтчелек, бюджет средстволарын урлауларны уголовный җинаять дип игълан итүне йөкли. Шушы көн алдыннан хәбәрчебез район прокуроры Алмаз ӘХМӘТШИН белән әңгәмә...
-
Сергей Исаев: “Питрәчтә болай зурлап каршы алырлар дип уйламаган идем”
Ноябрь ахырында Питрәч мәдәният йортында Россиянең язучылар берлеге әгъзасы Сергей Иванович Исаев белән очрашу кичәсе үтте. Бу легендар кеше тормышының зур өлешен безнең Питрәч районына хезмәт итүгә багышлаган.
-
Питрәчтә мәктәп укучыларына түләүсез хокукый ярдәм күрсәттеләр
2013 елдан бирле 20 ноябрь Россиядә балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне Питрәчнең икенче мәктәбендә Казан шәһәреннән килгән юристлар һәм адвокатлар, Питрәч районының профилактик чаралар алып баручы хезмәткәрләре белән очрашу оештырылган иде.
-
Питрәч мәктәбендә парламент дәресе үтте
20 ноябрь көнне Питрәчнең беренче мәктәбендә Татарстан дәүләт советының 20 еллыгына багышланган парламент дәресе үтте.