25 декабрь 2015 яңалыклары
-
Алар үз хокукларын якларга әзер
Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре "Кулланучылар хокукларын яклау" республика мәктәп олимпиадасы призерларына грамота һәм бүләкләр тапшырды. Районыбызның ике кызы республика дәрәҗәсендә яхшы нәтиҗәләргә иреште һәм киләсе елда олимпиадада катнашуга чакыру алды.
-
Чыршы, чыршы, утларыңны кабыз
Елдагыча район үзәгендә төп чыршыны ачу уңаеннан бәйрәм чарасы оештырыла. 25 декабрьдә кичке сәгать 4тә Балалар шәһәрчегендә районның унсигез метрлы төп чыршысы утларын кабызачак.
-
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР
Г.ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ФИЛАРМОНИЯСЕНДӘ ТР иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Җиңүчеләр арасында Ләйсән Сәгыйрова (клуб системасы) да бар, ул "Перспектива" номинациясендә билгеләп үтелде.