13 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Даими укучыларыбыздан яңа елга шигъри бүләк
Яңа ел белән дуслар!
-
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР
2016 ЕЛДА ПИТРӘЧ РАЙОНЫНДА 70 мең квадрат метр торак төзелеше планлаштырыла. Быел Татарстанда торак төзелеше программасы буенча 2,401 миллион квадрат метр мәйданда йортлар төзелеше каралган.
-
“Йөз яшь тулганын сизми дә калдым...”
Хәлимә Гыйбашева - кырларда, фермаларда, урман һәм предприятиеләрдә көндәлек авыр эш башкаручы хезмәт кешеләре буыныннан. Революция, сугыш, сугыштан соңгы авыр еллар... Бу көчле ихтыярлы, чыдам хатын-кызга барысын да күрергә туры килгән. Еллар аны чыныктырган гына, инде йөз яше тулуга карамастан, бүген дә аек акыллы, нык карашлы, яхшы хәтерле әле ул.
-
Көек авылында яшәүче авылдашларына зур бүләк ясаган
Яңа ел алды көннәрендә Көек авылында мөһим вакыйга булды. Монда яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу бүләкне авылдашларына Ленар Закиров ясаган.