29 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Референдум мөһим проблемаларны хәл итте
Районда ел саен үткәрелә торган хисап җыелышлары башланды. Анда район җитәкчелеге вәкилләре авыл халкы алдында узган елгы нәтиҗәләргә анализ ясый, киләсе елга планнар белән таныштыра. Шундый җыелышларның беренчесе Чыты авыл җирлегендә үтте. Авыл халкы белән очрашуда Питрәч мунициаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Фәсхетдинов, район хезмәтләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
-
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР
КВАЛИФИКАЦИЯЛӘРЕН КҮТӘРҮ МАКСАТЫННАН агрономнар һәм АПК игенчелек белгечләре укулары үтте. Ул Татарстан агробизнес кадрларының белемнәрен арттыру институтында оештырылды. Дәресләрнең төп темасы: "АПКның прогрессив технологияләре". Курсларда Питрәч агрономнары да квалификацияләрен күтәрде.
-
Питрәч районында техник культуралар өчен чәчү мәйданнарын арттырачаклар
Районда авыл хуҗалыгы семинары булып узды. Югары маржиналь техник культураларны, ә бу рапс, көнбагыш, кукурузаны ничек эшкәртергә. Бу сорауга Россия авыл хуҗалыгы академиясенең Татарстандагы фән-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров үз докладында зур игтибар бирде. Киңәшмәне район башлыгы Эдуард Дияров алып барды.
-
Халәк булган хәрби исеменә багышланган турнир
Районда милли көрәш буенча турнир үтте. Турнир өлкән лейтенант Мөнир Сөнгәтуллин исеменә багышланган иде. Ул узган елның февралендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган.