26 февраль 2016 яңалыклары
-
Бу юлы питрәчлеләр бишенче урында
Питрәчтә 2006 елгы яшүсмерләр арасында хоккей турниры, шулай ук Ватанны саклаучылар көненә башгышлап, мәктәп укучылары арасында биатлон буенча район беренчелеге үтте.
-
Яңа бәйгедә авыл җирлеге башлыклары да катнашты
Район мәдәният бүлеге питрәчлеләрне яңа кызыклы иҗади бәйге белән сөендерде. Бу юлы сәхнәгә авыл җирлеге башлыклары, мәктәп, китапханә, предприятие җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре чыкты. Аларга иҗади бәйгедә катнашырга җирле мәдәният учреждениеләре вәкилләре ярдәм итте.
-
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР
ХЕЗМӘТ ЭШЧӘНЛЕКЛӘРЕН ТУКТАТКАН ПЕСИОНЕРЛАР (2015 елның 1 октябреннән 2016 елның 31 мартына кадәрге чорда) пенсия фондына тиешле тәртиптә гариза тапшыра ала. Анда эштән китүне раслаучы документ теркәлергә тиеш. Гаризаны карап чыкканнан соң киләсе айдан индексацияләнгән иминият пенсиясе түләнә башлаячак. Яңа кагыйдәләр иминият пенсияләрен алучыларга гына кагыла.
-
”Сәлмәтлек көне” кызыклы конкурсларга бай булды
Узган ял көннәрендә питрәчлеләр һәм район кунаклары саф һавада ял итү, бәйгеләрдә катнашу, чаңгыда йөрү өчен кабат наратлыкка җыелды. Бу юлы сәламәтлек көне "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дип аталды һәм аны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, профсоюз оешмалары һәм мәдәният бүлеге оештырды.
-
ТРсы Дәүләт Советы рәисе урынбасары питрәчлеләргә яңа фатир ачкычлары тапшырды
Бу атнада Питрәч районында эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов булды. Ул "Ак барс" кошчылык комплексы эше белән танышты һәм яңа фатир хуҗаларына ачкычлар тапшырды.