11 март 2016 яңалыклары
-
“Тормыш кыенлыклары безне чыныктырды гына”
Март башында Шәле авылында яшәүче, Бөек Ватан сугышы ветераны Йосыф Хәсән улы Шаһивәлиевка 90 яшь тулды, ул гомере буе бөтен республикага данлыклы Вахитов исемендәге колхозда хезмәт куйган. Тормышта ни генә күрсә дә, ул һәрвакыт көр күңелле булып калган. Тормыш сынаулары аны сындырмаган, ә киресенчә чыныктырган, көчле булырга өйрәткән.
-
Май чабу бәйрәменә килегез!
Май чабу атнасы ахырына якынлашып килә. Безнең районда ул 13 мартта, якшәмбе көнне, халык күңел ачулары белән тәмамлана.
-
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР
ШӘЛЕ МӘКТӘБЕ УКУЧЫСЫ ГӨЛИНӘ ӘХМӘТГАЛИЕВА Каюм Насыйри исемендәге XIV Халыкара яшьләр фәнни-гамәли конференциясе лауреаты булган. Ул "Педагог Я.Х.Абдрәхимованың фәнни-тикшеренү эшләре" дигән темага чыгыш ясаган. Гөлинәгә лауреат дипломы, аның җитәкчесе Гөлназ Хәмзинага халыкара конференциядә катнашучы сертификаты тапшырылган.
-
Хоккей – чын ир-атлар уены
Бу көннәрдә Питрәч авылы Боз сараенда район авыл җирлекләре командалары арасында хоккей турниры үтә.