Батырлар алдында баш иеп
Бөек Ватан сугышында җиңү залплары тынганга 74 ел вакыт узды. Һәр елны ямьле май ае безгә халкыбызның батырлыгы турында искә төшерә.
Җиңү көне – чыннан да күз яшьле бәйрәм. Бу көнне шатлык һәм горурлык хисләреннән дә, югалтулар ачысыннан да күзләргә ирексездән яшь килә. Сугышта һәлак булганнарны, тыныч тормышта вафат булган ветераннарны хөрмәтләп искә алып, исәннәргә ихтирам күрсәтеп, без аларның батырлыклары, тылда фидакарьләрчә тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә Җиңү яулануын аңлыйбыз. Без герой ата-бабаларыбызны онытмыйбыз, аларга хөрмәт күрсәтәбез, аларның батырлыклары алдында баш иябез, гранитларга аларның исемнәрен уеп язабыз.
Безнең районда 9 майда Җиңү көне, гадәттәгечә, зурлап билгеләп үтеләчәк. Әлеге зур вакыйганың 74 еллыгы уңаеннан питрәчлеләр һәм кунаклар өчен көн буена чаралар планлаштырылган. Без сезне үз гомерләре бәрабәренә һәммәбезгә дә тыныч тормыш бүләк итүче геройлар, сугышчылар һәм тыл хезмәтчәннәре, якташларыбыз һәм ватандашларыбыз хәтерен искә алу чараларында катнашырга чакырабыз.