Питрәч районы пенсия фондында ачык дәрес үтте
15 октябрь көнне Россиядә һәм республикабызда пенсия фонды информацион-аңлату кампаниясен башлады. Бу программа мәктәп укучылар арасында пенсион грамоталылыкны арттыруга юнәлтелгән. Киләчәк пенсиянең формалашуының яңа кагыйдәләре белән беренчеләрдән булып Питрәчнең 2нче мәктәбе укучылары танышты.