Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ФОТОРЕПОРТАЖ

Питрәчтә Балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм оештырылды

Питрәчнең Балалар шәһәрчегендә Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды.

Районның иҗат коллективлары, җырчылар, район үзәге сәнгать мәктәбенең уен кораллары классларында укучылар бәйрәм кунакларын үз чыгышлары белән сөендерде. Тәбрикләү сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зимфира Мөхәммәттгәрәева, районда балалар хокукларыбуенча вәкаләтле Эльгиза Фәйзуллина, социаль яклау идарәсе башлыггы вазифасын башкаручы Кайни Исмәгыйлова һәм башкалар чыгыш ясады. Шулай ук район мәктәпләре укучыларын - район активистларын грамота, диплом, рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасы булды. "Кайгырту" үзәге белгечләре пластилиннан әвәләп әйбер ясау, ташка буяу белән язу буенча мастер-класслар үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса