Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • 18 яшьлек питрәчле үзенең сәламәт яшәү рәвеше алып бару тәҗрибәсе белән уртаклашты

    Алина Бикбова Питрәч районында яши, аңа 18 яшь. Ул дөрес һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бара.

    Туклану - тормышның иң мөһим факторларының берсе булып санала. Ашаганда кеше үз организмына уңай йогынты ясаучы кирәкле файдалы матдәләр, макро- һәм микроэлементлар, минераллар ала.

    Ризык - безнең организм өчен «ягулык», һәм тиешле эшчәнлекне нәкъ менә ул тәэмин итә дә инде. Һичшиксез, һәр кеше үзе өчен сыйфатлы һәм яхшы «ягулык» тели, бу көн дәвамында актив һәм эшкә сәләтле булып калырга, үзеңне күтәренке хис итәргә һәм сәламәт булырга ярдәм итә. Әмма җаның ни тели шуны ашаудан баш тарту һәм дөрес туклануны сайлау күп кешеләр өчен авыр. Шуңа күрә мин үземнең дөрес һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга карар итүем турында җентекләп сөйләргә теләр идем. Һәм, әлбәттә, бу юлга, кадерле укучыларым, сезне дә юнәлтергә телим!

    Әле 2-3 ел элек кенә көндәлек рационга керүче продуктларның организмыма нинди җитди йогынты ясавы турында бөтенләй дә уйламый идем. Мин су балансын сакламадым, калорияле ризык ашадым, һәм минем көндәлек тормышымда физик йөкләнешләр бөтенләй булмады. Әмма бер ел элек мин тормыш рәвешемә үзгәрешләр керттем: туклану гадәтләрен үзгәрттем, спорт, йога белән шөгыльләндем, ризыкның организмга нинди йогынты ясавы турында күп санда мәкаләләр укыдым, нутрициология фәнен өйрәнә башладым, балансланган ризыклар һәм шикәрсез десертлар әзерли башладым.

    Әйе, килешәм, 100 процентка “яхшы” һәм “начар” продуктлар булмый, әмма мин сезгә ак шикәрдән (һәм аның альтернативаларыннан) тулысынча баш тартырга киңәш итә алам. Бу үз рационымнан төшереп калдырган беренче продукт иде. Нутрициологияне өйрәнеп, кандагы глюкозаның нормаль дәрәҗәсен саклап калу өчен тәүлегенә 25-30 грамм шикәр җиткәнен белдем, ә статистика белән чагыштырганда, Россиядә уртача куллану нормасы 107 грамм. Шикәр - ул чын бәйлелек. Аны куллану инсулин һәм башка гормоннар эшен бозуга китерә; ул авыз куышлыгында микроорганизмнар санын арттыра, шул рәвешле кариес үсеше куркынычын тудыра; тәндә май катламын туплый; йөрәк авыруларын һәм диабетны булдыра. Шикәр кулланганда баш миендә ләззәт гормоннары - серотонин һәм дофамин барлыкка килә. Бу ияләшүгә китерә.

    Әлеге кирәкмәс продукттан баш тарту өчен миңа бары ихтыяр көче һәм үз сәламәтлегемә җаваплырак карау теләге генә кирәк булды. Ә шикәрдән бөтенләй баш тарту нинди файда китерә? Шикәр диабеты профилактикасы башлана; тән массасын контрольдә тоту җиңеләя; кан тамырлары эластиклылыгын озаграк саклый, бу исә йөрәк эшен җиңеләйтә һәм баш миен кислород, туклыклы матдәләр белән тәэмин итә; кеше физик яктан озаграк актив кала һәм фикерләүнең ачыклыгын саклый; тәндәге сипкелләрнең саны кими, йөзнең төсе яхшыра һәм җыерчыклар гадәттәгедән соңрак барлыкка килә.

    Тик шикәрне баш мие, мускуллар, эчке органнар өчен кирәкле төп энергия чыганагы – глюкоза белән һич тә бутарга ярамый. Әгәр ул организмга кермәсә, кеше хәлсезлек сизә башлый, аңа нәрсәгә дә булса игътибар юнәлтү, физик эш башкару һәм хәрәкәт итү кыен була башлый. Озак вакыт глюкозага кытлык кичерү азык-төлек системасы эше бозылуына китерә. Организмны глюкозадан тулысынча мәхрүм итәргә ярамый, чөнки ул углевод алмашу өчен кирәк. Глюкоза - табигый углевод, аңа җиләкҗимешләр һәм яшелчәләр бай. Шикәрне бал, сөт продуктлары, чикләвекләрдә булган табигый шикәрләр белән алыштырып була. Аларны куллану организмның нормаль эшләве өчен кирәк булган глюкоза, фруктоза, лактозаның тәүлеклек нормасын алырга мөмкинлек бирәчәк.

    Әлбәттә, шикәр кеше сәламәтлегенә зыян китерә торган бердәнбер продукт түгел. Алкоголь, тизләтелгән углеводлар, пастеризацияләнгән сөт, чүпрәле камыр ризыклары, ит ярымфабрикатлары, пальма мае, әзер ашлар, соуслар - алга таба сәламәтлек проблемаларына юлыкмас өчен, аларны үз рационыңнан төшереп калдырырга кирәк. Дуслар, дөрес туклану - сәламәтлекне ныгыту һәм саклау өчен иң мөһим элемент. Нәкъ менә ул безнең үсешебезне тәэмин итә, авырулардан арынырга һәм алга таба аларның үсешен булдырмый калырга ярдәм итә, шулай ук интеллектуаль һәм физик энергияне яңадан торгызуга булыша. Шуңа күрә мин һәркемне үз тормыш рәвеше турында уйланырга, кирәк булса, аны «төзәтергә», организмыбызга азык-төлекнең нинди йогынты ясавы турында тирәнрәк уйланырга чакырам. Сәламәт булыгыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: