Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

2 августта барлык православный чиркәүләрдә Изге Илья пәйгамбәрне искә алып, бәйрәм итәчәкләр

Пәйгамбәрләр Ходайның бик якын дуслары булганнар.

Алар Святый Тын аша, Ходай кушкан боерык белән хәбәр таратып торганнар. Халыкны алда нәрсә көтәсен белеп, Ходайдан аерылмаска кирәклеген аңлатып, күп кенә кодрәтләр күрсәткәннәр. Изге Илья пәйгамбәр дә шуларның берсе. Ул безнең гасырга кадәр, Ходаебыз Иисус Христос туганчы, 900 нче елларда Галлад җирендә Левин токымыннан барлыкка килгән. Изге Епифаний Кипрский язып калдырганча: "Илья тугач, әтисе төш күргән: фәрештәләрнең Илья туганга шатланып торганнарын, Аны утлы чүпрәккә төреп, ут ялкыны ашатканнарын күргән". Чыннан да, Илья пәйгамбәр кече яшеннән үк ут чыгарып торучан, бөтен көчен дингә биреп, көнләшүчән пәйгамбәр булган дип, сөйли безгә иске закон. Кече яшеннән үк тормышын Ходайга тапшырып, кырга, далага чыгып, үзенең җаны өчен кояш, уразада нык торып көнен үткәргән. Ходай Аны Израиль җиренә, еврей халкын аңга китерергә дип куйган булган. Ильяга шушы халык арасында яшәү бик җиңел булмаган. Никадәр үгет биреп торса да, халыкны аңга китерә алмаган. Азгынлыкка бирелгән халык, Аны белергә дә, ишетергә дә теләмәгән. Шулай яшәүләре аркасында, үзләренә бик күп бәла-каза китергәннәр. Ул вакытларда патшалык заманы булган. Шушы имансыз Израиль җирендә, алдан Христиан дине тотып торучы, Ахав исемле патша идарә иткән. Патшаның хатыны Иезавель Ахавны башка дин белән торырга үгетләп, алдаган. Алар, үзләре уйлап чыгарган Ваал дигән Аллага табынганнар. Ахав патша халыкны дөреслеккә өйрәтмәгән. Ходайга табынасы урынга, төрле свеннарга табындырган. Халык, нәселдән-нәселгә килә торган динне саннамыйча, алдаланган. Пәйгамбәрләрне дә яратмыйча, үтерткәннәр. Илья пәйгамбәрне шушы дөрессезлек борчуга салган, бик ачуы килгән. Ул Ахав патша янына килеп: "Синең дөрессезлегең аркасында шушы елларда бу җирләрдә яңгыр булмас, халыкка эчәргә су да, бер тамчы чык та төшмәс, бары минем теләгән теләгем аша гына яңгыр явар" - дигән. Шуннан ары бөтен Израиль җирен корылык баскан, ачлык башланган, Ходай Илья пәйгамбәргә Иордан елгасы буйларына китәргә боерган: "Син ач булмассың, сиңа ит белән суны каргалар китереп торырлар", дигән. Илья, Ходай кушканча, Хораф дигән кечкенә генә күл янына килеп урнашкан. Бик күп халык эсселек белән ачлыктан үлгән.

Иске законнан чыккан сүзләр, безгә болай сөйли: "Ходай үзенең түземлеге, кешелеклеге аркасында, халыкны бик жәлләгән, аларга яңгырын да, эчәргә суын да, игенен дә бирергә әзер торган, ләкин Илья сүзләре ялган булып калмасын өчен, Ул кушмаган көе җиргә чык та төшермәгән. Ильяның теләге зурдан булмаган, бары халыкны дөрес Алланы белсеннәр дип азапланган.

Илья Ходайны бик яраткан, үзе генә калып Аңа табынырга яраткан. Шулай кырга чыгып китеп, Аның белән аралашкан. Ходай да Илья пәйгамбәрне бик яраткан. Нәрсә сораса да, тиешлесен алган. Мондагы күл кипкәнче, Ильяга икмәк белән итне каргалар китереп торган, ә суны күлдән эчкән. Бераздан, мондагы күл дә кипкән, Ходай, Ильяга Сидон җирендәге Сорренто дигән калага китеп урнашырга кушкан. Бу Сидон җирләре белән Ахав патша идарә итмәгән. Ходай, Ильяга шушы калага китеп торырга, анда аны бер ярлы гына тол хатын каршы алырга тиеш, дигән сүз булган.

Һәм шушы хатында җиргә яңгыр яуганчы торырга кушкан. Тол хатыны үзенең улы белән генә яши икән. Аларның да ашарларына булмаган.

Ходай бу җирләргә Ильяны, аларның азатлы тормышларын күреп, аңлап, җиргә яңгыр яудырмасмы, дип китерүе була. Ләкин Илья көнчелеге аркасында мондагы тол хатыннарны да жәлләмәгән, җиргә өч ел буе яңгыр яумасын әйтеп белдергән.

"Шушы елларда җиргә бер тамчы яңгыр да, чык та төшмәс, бары минем теләгемне генә Ходай кабул алыр", дигән сүз Илья пәйгамбәрнеке булган. Монда Ильяның сүзләре бик яхшы аңлашыла. Ходайны яратуына күрә, Ул ачлыктан да үләргә риза булган.

Малае белән торучы тол хатынның бары бер уч белән, аз гына калган мае булган. Илья пәйгамбәрнең кодрәт кылучан булуы аша, хатынга икмәк пешерергә кушкан, Җирдә яңгыр яуганчы, синең маең белән оның кимемәс, дигән. Хатын Ул әйткәнчә эшләгән. Күпме пешерсә дә, хатынның оны белән мае кимемәгән. Бераздан, хатынның малае үлгән. Хатын Ильяга: " Сиңа миннән ни кирәк? Син миңа җазыкларымны күрсәтеп, малаемны үтерергә килдеңме?" - дигән. Илья, хатын кулыннан малайны алып, Үзе торган бүлмәдәге ятакка салып, Ходайга инәлеп:" Ходаем минем, бу җазыклы хатынны кичерә күр, Мин бит анда тукланып торам", дигән дә, өч тапкыр табынып, малайны терелтеп, әнисенең кулына тапшырган.

Ходай кушкан боерык белән Илья пәйгамбәр яңа кабат Ахав патша янына кайтып, халыкны аңга китерүен сораган. Илья аларга: "Сезгә дөрессезлектән арынып, чын Алланы белергә вакыт җиткәндер инде, әйдәгез, Ходайга корман китерик, сез үзегезнең аллагыз Ваалга, Мин Ходайга, бары утсыз гына, кем һавадан ут төшерә, шул чын Алла", дигән. Халык Ильяның әйткән сүзен дөрес дип табып, килешкәннәр.

Иң беренче корманны сез китерегез, сез күп, Мин үзем генә, дигән Илья. Ул, Ахав патшага, Синең Ваалга табынган 450 имансыз пәйгамбәрең бар, безгә шул хәтле бәрән китер, Синең кешеләрең шулар арасыннан берне сайлап алып, Ходайга корман әзерләсеннәр, дигән. Мин дә үземә бер бәрән сайлап алып, шулай корман әзерләрмен, дигән. Яшь бәрәннәр китерелгән, алар сайлап алганнар да, жирәбә салып, корман китерергә урын әзерләп, шунда утын салганнар, утын өстенә бүлгәләп чалган бәрән итен салып, Ваал дигән Аллаларына ут төшермәсме дип табына башлаганнар. Алар иртәдән тотынып, төнгә кадәр, "Ваал, ишет безне", дип кычкырып йөргәннәр. Ләкин һавадан ут төшерүче Алла булмаган. Ут төшмәгәнгә ачулары килеп, үз-үзләренә пычак кадап бетергәннәр, күпләре тәннәрен кан чыкканчы, камчы белән кыйнап бетергәннәр. Көн кичкә авышкач, Илья аларны туктатып, корманны үзе әзерләргә тотынган. Зур гына чокыр казыткан, чокырның әйләнәсенә таш өйдерткән, шул чокырга утын, аның өстенә туралган ит салып, чокырны су белән тутырткан. Аннары Илья Ходайга бик көчле, тәненнән тир бәреп чыкканчы, теләк иткән. Кинәт һавадагы зур ут төшеп, чокырны тутырган суны да, ташларын да ватып, яндырып бетергән. Илья пәйгамбәрнең корманын Ходай кабул алган. Израиль халкы куркып, йөз түбән егылган. Шушы кодрәтне күреп кенә алар аңга килгәннәр. Һәм чын Аллага табына башлаганнар. Илья, халыкка азгын, ялган Ваалга табынган пәйгамбәрләрне тотып алырга кушкан да, Киссон елгасы янына алып килдертеп, аларны үтертеп суга ташлаткан.

Илья моны алар дөньяга таралып, һаваны да, җирне дә пычратмасыннар өчен эшләгән. Патшабикә Иезавел бу кодрәтне күреп тә аңга килмәгән. Ваалның кешеләрен үлемгә хөкем итте, дип уйлап, Ильяны сагалап йөри башлаган. Илья, Иезавелнең кылмышын аңлап, Ходай каршында "Мин генә дөреслек кылучы булып калдым, Мине үтерергә телиләр", дип аңлап, тау куышлыгына кереп качкан. Ә Ходай авазы аңа: "Илья, чык та, Кармил тавы өстенә менеп бас", дип боера. Илья тау өстендә, тезләнеп торып, көчле яңгыр сорап теләк иткән. Ә Ахав патша, үзенең ялган диндә торганын аңлап, бик үкенеп, елап, кичерү сораган.

Күп тә үтми, Ахав патша белән Иезавелнең үлеме турында хәбәр килә. Ходай, Илья пәйгамбәргә, әлеге Израиль җиренә, җиде меңләп ышанучы пәйгамбәрләргә барып әйтеп, озакламый Аны күккә тәне белән аласын әйтеп тынычландыра. Ә үзе урынына Израиль җирләре белән идарә итәр өчен, Елисей пәйгамбәрне калдырырга куша. Шуннан соң, бөтен дөньяга: "Сез беләсезме, бүген Ходай үзенең әфәндесен тәне белән күккә күтәрә", - дигән сүз Израиль җиренә тарала. Бу ничек булган икән?

Кинәт һавадан утлы арбалар таккан, утлы атлар төшеп, Илья пәйгамбәрне күккә күтәргәннәр. Елисей, бу хәлне күреп, кычкырып дәшкән: "Менә Ул минем Атам, менә ул Израильнең утлы арбалы, ут атлары". Бу сүзләр белән Елисей пәйгамбәр, Ильяның җаны-тәне белән Израиль халкы өчен бик борчылганын, үзенең теләгән теләге белән аларны саклап торганын күрсәткән.

Илья күккә күтәрелү белән, Аның өстенә кигән киеме Елисейның аяк астына төшеп, Ул икеләтә кодрәт алган.

Хәзерге вакытта Илья пәйгамбәрне без бик зурлап искә алабыз. Чөнки ул халык өчен җанын, тәнен жәлләмәгән. Үзенең көнчелеге аркасында, Ходай кушканча, Христиан динендә нык торып, барлык Израиль халкына чын динне белдергән. Хәзерге вакытта да чиркәүләрдә теләнгән теләкләр аша, Илья пәйгамбәр безгә күк күкрәтеп, яшен яшьнәтеп, шифалы яңгырын яудырып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса