Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2022 елның төп төсе билгеле булды

Яңа елның төсе нинди?

Pantone” институты яңа туачак 2022 елның төсен билгеләгән. Ул “классик зәңгәр” төс булачак.

Без яшәгән вакыт ышаныч һәм тәвәкәллек таләп итә, ә “классик зәңгәр” — даимилек һәм ышаныч символы, аңа һәрвакыт таянырга була", — дип саныйлар “Pantone” институтында.

“Pantone” институты “Color Institute-Pantone” компаниясенең төс һәм аның төрле тармакларга йогынтысы белән эксперименталь эш алып баручы тикшеренү үзәге (мода, полиграфия, интерьерлар дизайны, реклама, кино һ.б.).

Күп кенә белгечләр фикеренчә, “Pantone” төсләр мәсьәләсе буенча иң абруйлы, дөньякүләм танылган мәгълүмат чыганагы булып тора.

2022 елны каршылау өчен зәңгәр, фирүзә, зәңгәрсу, кара, көрән, яшел, ком төсендәге, алтынсу, көмеш, бронза төсләр туры килә. Астрология өлкәсендәге экспертлар төсне Яңа елда нәрсә үзгәртәсең килә, шуннан чыгып сайларга киңәш итә.

Мәсәлән, финанс иминлегенә ирешү өчен иң яхшысы алтын һәм көмеш төсләр туры килә, шулай ук алар Зәңгәрсу Юлбарыс игелеклелегенә өмет итә ала.


Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X