2025 елның 31 декабре ял көне булачак
Бу хакта министрлык җитәкчесе Антон Котяков әйтте.
2025 елда 31 декабрь ял көне була. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы планлаштыруы буенча бәйрәм көннәрен күчерү нәтиҗәсендә ял көне барлыкка килә.
Спикер искәрткәнчә, 2024 елда россиялеләр шулай ук 31 декабрьдә ял итәчәк. Ә менә 2026 елда һәм аннан соңгы елларда «елның соңгы көне язмышы» хәл ителәчәк һәм каралачак, дип ачыклык кертте Котяков.
Искәртик, 2024 елга җитештерү календаре буенча, россиялеләрне 4 ноябрь (дүшәмбе) - Халыклар бердәмлеге көнендә, шулай ук Яңа ел каникуллары башлану уңаеннан 29-31 декабрьдә (якшәмбе – сишәмбе) ял көннәре көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа