Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

21 сентябрь - Изге Мария Ананың туган көне

Изге Кыз Марияның туган көнен бөтен православие чиркәүләрендә 21 сентябрьдә зурлап билгеләп үткәрәчәкләр.

Мария Ананың тууы зур бәйрәмнәр исемлегенә кергән. Изге китапларда Аның тууы, балачагы турында бик аермачык итеп язылмаган. Без аны хәзер чиркәүләрдән ишетеп кенә белә алабыз.
Галилеяның Назарет атлы шәһәрендә, Давид патша токымыннан чыккан бик динле Иоаким хатыны Анна яшәгәннәр. Биргән гомерләрен алар Ходайга табынып, Аны яратып, кешеләргә дә бик күп изгелекләр кылып үткәргән. Картайган көннәренә кадәр балалары булмаган. Шундый мәрхәмәтле булганнары өчен халык аларны бик яраткан. Ул вакытларда бала булдырмау гөнаһ дип саналган. Анна шушы хурлыктан оялып, ничек итеп кеше күзенә күреним икән, дип бик борчылган. Ходайга күпме теләк итсәләр дә, бала тумаган. Шушы хурлыклары аркасында Корман китерә алмаганнар. Патша токымыннан чыксалар да, гади тормыш белән яшәгәннәр. Никадәр хурлансалар да, Ходайга теләк итеп туктамаганнар. Бер көн шулай чиркәүдә, әгәр дә балалары туса, аны Ходайга тапшырасыларын әйтеп сүз биргәннәр. Шушы түземлекләрен, иткән теләкләрен, яхшылыкларын, диндә нык торуларын күреп, Ходай Иоаким белән Аннаны ишетеп, фәрештә аша изге хәбәр әйткән: аларның балалары туасын һәм дә Мария атлы булырын әйтеп сөендергән. Изге Ана Ходайның сайлап алынган, дөньяның тотнагы булып торучы Иисус Христосны тудырасы ана икәнлеге бөтен дөньяга таралган. Мария исеме еврейләр телендә "Надежда", "өмет" дигән сүзне аңлаткан. Еврей халкы өчен һәр яңа туган бала "Миссия" белән кушылырга тиеш булган. "Миссия" дип Иисус Христос әйтелә. Шулай итеп, Иоаким белән Анна бик зур гөнаһтан котылып, данлыклы исем йөрткәннәр. Алар Марияны өч яше тулганчы үзләре тәрбияләгән. Ходайга биргән сүзләреннән тайпылмый, баланы Ходай кулына, чиркәүгә тапшырганнар. Мария үсеп җиткәнче чиркәү тәртибе белән тәрбияләнеп үскән.

Шушы зур бәйрәм көнне Мария Ана тууына багышланган тропарьдә (җыру) бөтен дөньяга бик зур шатлык булып тора. Үз күзебез белән күрмәсәк тә, Мария Ана безнең өчен бик борчылып, колачын җәеп, безне бәла-казалардан саклап тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса