27 сентябрь - Балалар бакчасы хезмәткәрләре көне
Балалар бакчасы - иң матур һәм иң якты тойгылар белән тулы бер дөнья ул. Ә бу матурлык һәм хис-тойгыларны балаларга тәрбиячеләре бүләк итә.
Аларың һәрберсе артист, рәссам... Шулай да тәрбияченең төп таланты - балаларны ярату. Бүген алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
"Кыңгыраучык" балалар бакчасының исеме үк күңелгә ниндидер шатлык өсти, җылы, якты хисләр уята. Район балалар бакчалары рейтингында әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе бүгенге көндә беренче урынны алып тора. Монда тәрбиячеләр һәр көнне сабыйларны ачык йөз белән каршы ала. Алар өчен балаларны ярату һөнәргә һәм яшәү рәвешенә әйләнгән. Балаларны яратуы Ольга Миндукованы балалар бакчасына китергән дә инде. Ул балачактан ук башлангыч сыйныфлар укытучысы булырга хыялланган. Ә инде мәктәпкә укырга кергәч, педиатор булам дип уйлап йөргән. Шулай да ул педагогиканы сайлаган. "Кыңгыраучык" балалар бакчасында ул 2005 елдан бирле эшли. Быел ул мәктәпкә әзерлек төркемендә.
- Бу минем беренче чыгарылыш төркеме, бу балалар миңа ике яшьтән килде. Әлбәттә, алар минем өчен үз балаларым кебек якын, - диде ул. - Балалар белнә эшләү бик кызык. Алар бик кызыксынучан, барысын да белергә телиләр. Алар бит тәрбиячеләрен яңа, күңелле һәм көтелмәгән нәрсәләр уйлап чыгаручы дип уйлыйлар. Тәрбияче алар өчен - барлык сорауларга җавап бирүче, күңелсезлекләрдән саклаучы, үзләрен намуслы булырга өйрәтүче дә. Болар барысы да тәрбиячедән югары һөнәри осталык таләп итә. Балаларның үзеңә карата күңелләрен кайтармас өчен, тәрбиячегә һәрвакыт камиллеккә омтылырга кирәк. Балаларга белем биреп, үстереп, камилләшә генә барам, - ди педагог.
Ольга Миндукова мәктәпкәчә балалар учреждениеләре хезмәткәрләре арасындагы күп кенә район һәм республика конкурсларында еш катнашучы һәм призер. Шушы көннәрдә анда тәрбияләнүчеләр мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында "Матур язам" олимпиадасында катнашты. Тәрбияче тырышлыгы юкка булмаган: Инсаф Яруллин җиңүче, ә аның игезәге Ислам Яруллин олимпиада призеры булган.
- Бездә бердәм, тату коллектив эшли. Һәр кеше дә, тәрбияче булуына карамастан, бу эшне башкара алмый. Балалар бакчасына күтәренке кәеф белән бару өчен эшеңне, балаларны яратырга кирәк, - ди "Кыңгыраучык" балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Альбина Кореева. - Шул чакта гына балаларга төпле белем, тәрбия бирә алачаксың, аларда бары уңай хисләр генә уята алачаксың.
Тәрбияче балалар белән бергә бии, җырлый, рәсем ясый, төрле конкурсларда һәм бәйрәмнәрдә катнаша. Баланы нәрсәгә дә булса өйрәтер, аның аң-белемен арттырыр өчен педагог бик күп эмоциональ көчен югалта, ә аңа алмашка уңай кичерешләр ала.
Бервакыт Ольга Алексеевна үзендә тәрбияләнүче бер баланың хәлен сорый. Ә малай: "Яхшы. Әмма сезнең белән тагын да әйбәтрәк" дип җавап кайтарган.
- Мондый хөрмәт сүзләрен ишетү, зур горурлык һәм иң югары бәя, - диде педагог.
Бүгенге көндә безнең районда 14 балалар бакчасы һәм бер мәктәпкәчә белем бирү группасы эшли. Балалар бакчасына 1439 бала йөри. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 296 кеше эшли, алар бүген һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа