33 яшьлек питрәчле Ольга Гайнетдинова яман шешкә каршы көрәшә
Бер ел элек аңа коточкыч диагноз куйганнар
Питрәчтән 33 яшьлек Ольга Гайнетдинова яман шешкә каршы көрәшә. Чит илдә дәвалану өчен 3 миллион сум акча кирәк. Бу аның гаиләсе генә күтәрә алырлык сумма түгел.
Ольга Керәшен Сәрдәсе авылында туып-үскән. Соңгы елларда, бер-бер артлы зур югалтулар җибәреп, язмыш аның ныклыгын сыный диярсең. Алты ел элек ул инде туар вакыты җиткән баласын югалткан, ике ай элек әтисе онкологиядән үлгән. Аның кызына тиздән дүрт яшь тула. Хәзер Ольганың бердәнбер теләге – Аллаһтан сорап алган бердәнбер газиз баласының үскәнен күрү.
“МИНЕМ ДӨНЬЯМ ҖИМЕРЕЛДЕ”
Бер ел элек Ольгага коточкыч диагноз куйганнар. Авыру үзен инде күпкә алданрак сиздерә башлаган, тик ул вакытта, ул аларга әллә ни әһәмият бирмәгән шул.
– Мин үземнең бик тиз арый башлаганымны сиздем. Икенче катка менгәндә дә хәлем бетә, аякларымны көчкә сөйрим, мине 80 яшьлек әбиләр дә узып китә, өйгә кайтуга тизрәк ятып йоклыйсы гына килә башлады. Элегрәк төн уртасына кадәр ашарга пешерә, җыештыра идем, соң яттым, иртә тордым – болай арганым юк иде бит, дип уйландым. Баланы 2,5 яшькә кадәр имездем һәм болар барысы да шуңа күрәдер - организмда витаминнар калмагандыр гына дидем, – дип сөйли Ольга.
Ләкин имезүдән туктагач та, аның хәле яхшырмый, киресенчә, ашказаны авырта башлый, һәрвакыт күңеле болгана, өстәвенә бик нык ябыга. Чираттагы кискен авыртудан соң ире Ринат аны хастаханәгә барырга күндерә. Район хастаханәсендә ФГДС ясыйлар.
– Табиб барысын да бик тиз аңлап алды, берничә минут тикшерүдән соң ук безгә ашыгыч рәвештә онкология диспансерына барырга кирәклеген әйтте. Минем дөньям җимерелде. Моның үзем белән булуына ышанмадым. Башта кабаланып интернеттан мәгълүмат эзли башладым, ашказаны яман шеше нәрсә ул, нинди стадиядә организмда нинди үзгәрешләр бара? Аннары моның үземә зыянга гына икәнен аңладым. Хәзер укысам да, бары тик уңай хәлләр, авыруны җиңгән кешеләр турында гына укыйм.
“ТОРМЫШ ӨЧЕН, АНЫҢ ҺӘР МИЗГЕЛЕ ӨЧЕН КӨРӘШЕРГӘ КИРӘК”
Казанда биопсия материаллары “ашказаны рагының 3 нче стадиясе” дигән диагнозны раслый. Интенсив дәвалау башлана. Химиотерапиянең ничәмә ничә курсы үтелгән инде, аларны санап бетерерлек түгел.
– Химияне авыр кичерәм. Бу һәрвакыт күңел болгану һәм косу белән бергә бара, ике тапкыр аяклар бөтенләй йөрмәде, чәчләр коелып бетте. Хәзер таргет дәвалану узам, ул нәкъ менә яман шешкә генә һөҗүм итә, сәламәт күзәнәкләргә кагылмый. Шуңа күрә бераз җиңелрәк, – ди Ольга.
Без аның белән Иске Йорт авылында аңа ярдәм итү максаты белән оештырылган хәйрия кичәсеннән соң очраштык. Ул үзендә монда килергә һәм үзенә тормышка өмет бирүче кешеләргә сәхнәгә чыгып рәхмәт әйтергә көч тапты.
– Мин һәрвакыт вак-төяккә дә шатлана идем, хәзер тормышның ямен тоймыйм. Минем бердәнбер шатлыгым – минем кызым. Минем аның ничек үскәнен күрәсем килә. Ул янәшәдә булганда, авырту басыла, мин аңа булдыра алган кадәр бөтен назымны, яратуымны бирергә тырышам.
Гаиләмә, якыннарыма һәм туганнарыма, миңа ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәт. Төрек клиникасы миңа өмет бирде. Өч миллион сум акча җыярга кирәк, сумманың яртысыннан аз гына кимрәге инде битараф булмаган кешеләр ярдәмендә җыелды, тагын шулкадәр үк кирәк. Сәламәтлек – тормышта иң мөһиме. Һәркем моны вакытында аңласын иде. Минем хәлемнән килсә, һәркемгә онкодиспансерга экскурсия оештырыр идем. Авыру теләсә кемгә, көтмәгәндә килергә мөмкин, шуңа күрә үзеңә игътибарлы булырга кирәк. Кызганыч, күпләр онкодиспансерга минем кебек, яман шешнең 3-4 нче стадиясендә генә бара шул. Үзегезне саклагыз, үзегезгә бирелгән вакытның кадерен белегез, ди Ольга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа