Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

43 питрәчле алимент түләмәгән өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән

Кызганыч, бүгенге көндә гаиләләр таркалу еш күзәтелә. Статистика буенча һәр икенче гаилә куркыныч астында икән. Әни белән әти аерылышканда иң зур зыян күрүче кеше - бала. Бу һәркем өчен авыр һәм катлаулы тема. Аерылышудан соң әти-әниләрнең берсенең балаларын тәрбияләүдә бөтенләй катнашмавы бигрәк тә куркыныч. Баланың ихтыяҗларына акчаны кайбер әти-әниләрдән суд приставлары аша алырга туры килә.

Кайбер әтиләр хатыннары белән аерылышканнан соң улы яки кызына ярдәм өчен бернинди юридик килешүләрсез дә акча бирә башлый. Бу безнең илдә бик сирәк очрый торган күренеш. Кызганыч, гадәттә, ир хатыны белән аерылышса, баласы белән дә арасын өзә.
Алиментлар түләмәү – еш очрый торган хәл. Ваемсыз әти-әниләрне, кайбер очракта, хәтта суд приставлары да гражданлык бурычларын үтәргә мәҗбүр итә алмый. Приставлар эш башласа, гаиләне калдырып киткән әтинең кинәт бернинди кыйммәтле милеккә дә ия булмавы ачыклана. Фатир әтисенеке, машина – әнисенеке, ә ул мескен үзе акчаны бик аз эшли икән. Шуңа да карамастан, суд приставлары алимент түләмәүчеләрне үз игътибарыннан читтә калдырмый. Суд приставларының район бүлегендә “Балаң турында исеңә төшер – алиментлар түлә!” акциясе уза, беренче чиратта, бу чорда инвалид балаларны һәм җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләрне карауга алиментлар түләтү белән ныклап шөгыльләнергә карар иткәннәр. 2019 ел башыннан бирле приставлар алимент түләмәүчеләргә карата Россия Федерациясеннән читкә чыгуны чикләү турында 85тән артык карар чыгарган. Алиментлар буенча бурыч 10 мең сумнан артып китсә дә, чит илгә чыгып булмый. Приставлар үз бурычларыгыз турындагы мәгълүматны сәфәр алдыннан кимендә бер атна алдан тикшерергә киңәш итә.
200гә якын карар акча түләттерү турында, 116дан артык карар бурычлыларны эзләү турында, транспорт чарасы белән идарә итүгә хокукларны чикләү турында 43 карар чыгарылган, 45тән артык бурычлыга транспорт чараларын теркәү тыелган. Моннан тыш, приставлар тарафыннан мөлкәтне исәпкә алу һәм арест салу актлары төзелгән. Бу очракта бурычлының әҗәтен түләр өчен 10 көн вакыты бар, югыйсә бөтен мөлкәте арестка алыначак.
Әгәр ата-аналар балалары турында онытканнар икән, аларга бу хакта суд приставлары искә төшерәчәк, иң яхшысы эшне моңа кадәр китереп җиткермәү.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса