485 Питрәч укучысына мәктәп кирәк-яраклары бүләк иттеләр
Районда бу акция күп еллар дәвамында бара.
Фото: © Илшат Гайсаров / «Питрәч-информ»
Районда ел саен “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе узды. Әлеге акция нәтиҗәсендә күп балалы гаиләләрдәге балаларга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына канцелярия товарлары салынган рюкзаклар тапшырылды. Һәр рюкзакта дәфтәрләр, карандашлар, ручкалар, буяулар, кисточкалар, альбом, төсле кәгазь, тышлыклар бар – гомумән, мәктәп өчен барлык кирәк-яраклар. Рюкзакка нәрсәләр салынганын безгә Пановка мәктәбеннән игезәк кызлар Валерия һәм Александра Лузгиналар күрсәтте. Хәзерге вакытта аларның әтиләре махсус хәрби операция зонасында.
Бүләкләр тапшыру тантанасы хакимият бинасы каршындагы мәйданда узды. Районда бу акция күп еллар дәвамында бара. Быел да, алдагы еллардагы кебек үк, акциядә оешма коллективлары, хуҗалык җитәкчеләре һәм бизнес вәкилләре теләп катнашты.
– Мондый ярдәмегез өчен зур рәхмәт. Бүгенге көндә ата-аналарның күбесе мәктәпкә әзерлек белән мәшгуль. Бу шактый мәшәкатьле эш, бигрәк тә мәктәпкә берничә баланы әзерләргә кирәк булса, – диде күп балалы әни Светлана Гарифуллина.
Аның олы улы Данил бу уку елында КХТИның икенче курс студенты булачак, кызы Азалия тугызынчы сыйныфка, ә иң кечесе Илдана беренче сыйныфка бара.
– Акциядә 485 укучы катнаша, шуларның ике йөзгә якыны – беренче сыйныф укучылары, – диде мәгариф бүлеге методисты Рената Данилова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа