Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • 5 августтан Казан метросында йөрү кыйммәтләнә

    Билет бәясе 30 түгел, ә 35 сум була.

    Иртәгәдән Казан метросында йөрү кыйммәтләнә. Билет бәясе 30 түгел, ә 35 сум тәшкил итәчәк. ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

    Шул ук вакытта банк һәм транспорт карталарыннан түләгәндә юл бәясе элеккечә кала – 30 һәм 27 сум. Юл  йөрү билетларына да тариф үзгәрмәячәк - йөз тапкыр йөрүнең һәркайсы 20 сумга төшә.

    Исегезгә төшерәбез, Казанның җир өсте җәмәгать транспортында йөрү бәясе бу елның 1 мартында арткан иде.


    ТИ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: