8 Март бәйрәмендә питрәчлеләр ничек ял итәчәк?
Ул җитәкчеләргә берникадәр бәйле булмакчы.
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан (ул быел дүшәмбегә туры килә) 6, 7 һәм 8 нче мартта ял итәчәкбез. Ә сишәмбе, 9 мартта, эшкә чыгабыз.
Җомга, 5 мартта, бәйрәм алдыннан эш көне кыскартылмый. Әмма җитәкче үз эшчеләрен бер сәгатькә иртәрәк җибәрә ала. Шулай булгач, җитәкчеләр хатын-кыз эшчеләренә шундый бүләк тә ясый ала әле.
Моннан тыш, мартта башкача озайлы яллар булмаячак.
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа