Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

99 яшьлек Фәдия Фазылова, документлардагы хаталар аркасында, “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән берничә елдан соң гына бүләкләнде

Бүләк иясенә тапшырылды

Бөек Ватан сугышы елларында Фәдия Мөхәммәт кызы Фазылова Казанда 22 нче заводта револьверчы булып эшләгән. “Фидакарь хезмәт өчен” медален ул үз вакытында ала алмаган: белешмәләрнең берсендә аның атасының исеме дөрес язылмаган, өстәвенә ул әле кыз фамилиясен йөрткән була. Шушы буталчыклар аркасында бүләк тапшырылмый калган. Фәдия Мөхәммәт кызының туганнары моңа бик борчылалар һәм Татарстан Республикасы Президенты адресына әбиләренә лаеклы медаль тапшыруларын сорап мөрәҗәгать иттеләр.
22 завод архивларында Фәдия Фазылованың "Фидакарь хезмәт өчен" медале алучылар исемлегенә кертелүе турында документ табыла. Шуның нигезендә, Фәдия Мөхәммәт кызы, ниһаять, истәлекле бүләк алды. Медальне аңа Россия Федерациясе Президенты исеменнән район башлыгы Илһам Кашапов тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

2
X